#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтерләрдә сакланыр

последние и лучшие новости искусства в мире

22-141917 нче елны Тубыл районы, Тубылтора авылында туган Нәчиулла Хәбибуллинның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында документларын һәм истәлекләрен кадерләп саклаган килене Гөлсәгыйдә Зиннәтшә кызы Хәбибуллина хатирәләре белән уртаклашты

- Минем каенатам Нәчиулла Гыйльман улы Бөек Ватан сугышында батырларча вафат була. Аның тормыш юлын яшьләргә үрнәк итеп сөйлисем килә.

Бик тәрбияле гаиләдә үскән Нәчиулланың әтисе Гыйльман авылда мулла вазифасын үти, авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт итә. Әнисе Хәмидә әби дә тырыш кеше була. Алар авыл мәктәбен тәмамлаган уллары Нәчиулланы Салехард шәһәренә авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрәләр. Техникумны уңышлы тәмамлап, туган авылына кайткан егет 1937 нче елны “Тоболторг” оешмасына эшкә урнаша. Монда ул Адилә исемле кызны очратып, гаилә коралар. 1941 нче елны Нәчиулла хәрби курсларда укып, белемен күтәреп кайта. Ул елны аның улы Камали дөньяга аваз сала. Сугыш яшь гаиләнең, илебез халкының язмышларын чәлпәрәмә итә. Нәчиуллага улын сөеп үстерергә, аңа тәрбия бирергә насыйп булмый. Кулына алып, баласын күргәннән соң, ул Бөек Ватан сугышына китә. Яу кырларында Нәчиулла явыз дошманга каршы батырларча көрәшә. Курку белмәс сугышчы, лейтенант Хәбибуллин 1942 нче елны “Кызыл Йолдыз” ордены, 1943 нче елны Брянск фронтларында дошман белән барган канлы сугышларда күрсәткән кыюлыгы өчен “Сталинның рәхмәте”, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 нче елның 14 нче мартында икенче дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”на лаек була. Белоруссия фронтында илебезне фашистлардан азат итүдә барган сугышларда катнашкан капитан Нәчиулла Хәбибуллин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышында хәрби хезмәтендә аның дәрәҗәсе күтәрелеп бара. Һәр ордены һәм медальләренең таныклыклары сакланган. “1945 нче елның 21 январенда Бөек Ватан сугышында Нәчиулла Хәбибуллин һәлак булды”, - дигән хат ала аның гаиләсе”, - дип сөйләде Гөлсәгыйдә апа.

Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрне онытырга безнең хакыбыз юк. Нәчиулланың улы Камил дә инде вафат булды. Аның тормыш иптәше Гөлсәгыйдә апа кайнатасының таныклыкларын кадерләп саклап, алар турында хатирәләрен язып, безнең газета укучыларыбыз белән уртаклашканына рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836