#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү бәйрәме ничек үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

20-13Индрәйдә

Соңгы атна барлык мәгълүмат чаралары да Бөек Җиңү бәйрәме һәм “Үлмәс полк” проекты турындагы яңалыкларга бай булды. Әлеге илебезнең иң хөрмәтле бәйрәмен барлык шәһәр, авылларда да билгеләп үтәләр дип ышанасы килә.

Төмән районының Индрәй поселогында ел саен халык мәктәп янындагы Җиңүчеләр һәйкәле алдына җыела. Хәзер митинг алдыннан “Үлемсез полк” акциясе үтә. Тик менә ике ел элек соңгы каһарманыбыз Рәхимгәрәй абый Вәлиевны да югалттык. Хәзер 11 тыл ветераны, 41 сугыш чоры баласы гына калган.

Аларны һәм барлык халыкны район хакимияте мәдәният бүлеге баш белгече, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, хакимият башлыгы Раил Хөснуллин, Дума рәисе Рөстәм Арипов, депутат Нурзия Шакирова олы бәйрәм белән котладылар. Ветераннар күрсәткән батырлык турында онытмаска кирәклеген, алар белән горурлануларын сөйләп киттеләр. Аннары алып баручылар сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган, кайтып вафат булган 78 ветеран, арабыздан мәңгелеккә киткән тылда хезмәт итүчеләрнең исем-фамилияләрен әйтеп барган саен һәйкәл алдына чәчәк салырга туганнары агылды. Аларга тыныч тормышта хәрби хезмәттә гомерләре өзелүчеләр дә өстәлде. Әфган, Чечня, Осетиядәге сугышлар, башка бәрелешләр, Чернобыль ветераннары, бүгенге көндә ил алдындагы хәрби бурычларын үтәүчеләр дә хөрмәт белән искә алынды. Хакимият, Дума, Коммунистлар партиясе исеменнән ясалма чәчәк бәйләмнәре салынды.

Митингтан соң түрәләр 75 ел бергә гомер иткән Ариповлар гаиләсе яшәгән йортка юнәлделәр. Аларны күркәм юбилейлары белән тәбрикләп, өлкә губернаторы Владимир Якушев исеменнән Тәбрикнамә һәм медаль тапшырдылар. Шунысы кызыклы: өлкәдә әлегә кадәр 75 ел бергә гомер иткән гаиләне котлау очрагы булмаган, бүләкләре дә бары тик 70 еллыкка гына әзерләнгән. Ариповлар бу очракта 75 ел бергә яшәүчеләр исемлегенең башында торачаклар, тарихта ныклы урын алачаклар.

Бәйрәм программасы авыл клубында дәвам итте. Анда тыл ветераннары, сугыш еллары балалары чәй өстәле артына җыелганнар иде. Аларга клубка йөрүче сәләтле яшь буын үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бөек Җиңү көне кичке дискотека белән тәмамланды.

Ялутор районында

Фәрид Корманов җитәкчелегендәге “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан райондагы барлык татар сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котларга уйлаган. Фәрид авыллардагы ярдәмчеләре: мәктәп директоры, я ветераннар советы рәисе, я социаль хезмәткәр, я укытучылар, клуб хезмәткәрләре белән, Сәел һәм Яңа Атъялда укучыларны да алып, ветераннарга алдан әзерләп куйган татар телендәге Рәхмәт хатларын, чәчәк тапшырганнар, җырлар, шигырьләр сөйләгәннәр. 20-12Олы буынга җылы сүз, аз гына игътибар да зур шатлык бит. Алар бик канәгать калганнар. (Рәсемдә: Яңа Атьялда укучылар сугыш ветераны Алия Габайдуллина янында). “69 ветеран арасында 4се сугыш кичергән батырлар, - диде Фәрид. – Бергә балаларны да йөртеп, аларны да чиксез авырлыклар аша үткән ветераннар белән таныштыру, сугыш еллары газапларын үзләреннән ишетү зур тәрбияви чара дип уйлыйм. Без илебезгә тыныч тормыш яулап алган кешеләр белән горурланырга тиеш”, - диде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836