#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игелекле Галия апа

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Коллар авылында яшәүче Галия Сибгатулла кызы Ярмәмәтова 80 яшьлек юбилеен каршы алды.

Ул 1937 елның 17 октябрендә Коллар авылында туа. Күп балалы дус гаиләдә биш бала үсә. Әтисе Сибгатулла Абайдулла улы Ниязов һәм әнисе Шәмшибану Олим кызы ”Кызыл Сабанчы” колхозында эшлиләр, ярдәмче хуҗалык, бакча белән тамак туйдыралар. Колхозда хезмәт көненә эшләп, аларга ел ахырында III сортлы иген белән түләгәннәр, калганын фронтка җибәргәннәр. Йомырка, йон, ит, сөтне дә хөкүмәткә налог урынына тапшырганнар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Галия Сибгатулла кызының әтисе сугышка китә һәм аннан әйләнеп кайтмый. Әнисе биш баланы туйдырыр өчен көне-төне эшли. Ачлык, ялангачлык, кияргә кием юк, эшкә яраклы халык барысы да кырда эшләгәннәр.

Һәр ел саен авылны су баса иде, шуңа күрә бәрәңге, яшелчә утыртмаганнар, ә язын кырдан черек бәрәңге җыеп, аннан липүшкә пешергәннәр.

Галия 8 классны тәмамлагач, авыру әнисен карый. Ә тиздән әнисе дә үлгәч, тормышлары тагын да кыенлаша. Олы апалары эшләргә төньякка – Салехард шәһәренә китәләр, абыйсы педагогия институтында укый, ә без – энем Равил белән икебез генә калдык, аннары безне Инәш апай үзенә алып үстерде. Тәрбиясе өчен без аңа мең рәхмәтле.

Галия Сибгатулла кызы 13 яшеннән төрле эшләрдә йөри: урак ура, соңрак фермага сыер савучы булып күчерәләр. Совхозда иртәдән кичкә кадәр ялны белмичә эшлиләр, аңа 30лаган сыерны кул белән саварга туры килә. Соңрак машина белән сава башлагач, эшләр җиңеләя. 1992 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, биредә эшли ул. Аның 40 ел хезмәт стажы бар. Эшләгән дәверендә аны берничә тапкыр район, өлкә советы депутаты итеп сайлыйлар. Лаеклы хезмәте өчен ул “Хезмәт ветераны”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе (1978), “Коммунистик хезмәтнең алдынгысы” исеме, “Халыклар дуслыгы” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

1956 елда Галия Сибгатулла кызы Мөхәммәт Капша улы Ярмәмәтовка кияүгә чыгып 55 ел бәхетле гомер кичерәләр. Тормыш иптәшенең вафат булганына да инде 6 ел була. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр, һәркайсының үз гаиләләре. Мөхәммәт Капша улының да 42 ел хезмәт стажы бар. Ул тракторчы, соңрак парторг, авыл советы җитәкчесе, лаеклы ялга китәр алдыннан кладовщик булып эшли, авылдашлары алдында авторитеты зур булган. Ул туган ягын, табигатьне, балыкка, ауга йөрергә бик яраткан, шигырьләр дә язган. Мөхәммәт абый дини кеше булган, авылыбызда 8 ел мулла вазифасын үтәгән.

Галия апа да, лаеклы ялга чыккач, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, аны урындагы мөселман оешмасы рәисе итеп сайлыйлар.

Хәзерге көндә ул кече улында гомер кичерә, кызы Заречный поселогында яши. Аның 6 оныгы, 11 нәбәрәсе бар.

1995 елда бездә Нәфигулла хәзрәт Аширов, Тубыл шәһәре мөфтие Ибраһим хәзрәт Сухов, Төмән өлкәсенең һәм Азия өлеше мөфтиләре ярдәме белән мәчет ачылды. Галия апа тормыш иптәше белән мәчеткә йөреп, Ташкент мәдрәсәсендә белем алган Мөхәммәт абыйсыннан ислам нигезләренә өйрәнәләр.

Кече энесе Равил хәрби белем алып, Ангола хәрәкәтендә дә катнаша, полковник дәрәҗәсенә ия була. Озак еллар Кемерово шәһәрендә яшәп лаеклы ялга чыккач, туган ягына кайтып яши. Кызганычка каршы ул да арабыздан китте.

Олы абыемның улы Тимур хаҗи Ниязов та мулла вазифасын башкара, мәчеттә Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә намазлар, догалар укый, дини дәресләр бирә.

Галия апа 1998 елда садака акчасына тормыш иптәше, авыл советы башлыгы Х.Марганов, Н.Марганов ярдәме белән күп эшләр башкаралар. Авыл халкы көче белән агачтан яңа зур бура төзиләр. Аксакаллар һәм муллалар рөхсәте белән 1 май көнне астанага шәехләрнең каберлекләренә баралар. “Шәехләребезнең кайда күмелгәнен киләчәк буын белергә тиеш, без бу бурычны тормыш иптәшем белән Аллаһы алдында үтәдек, авылдашлар бу изге эшебездә безгә рәхмәтле”, - дип сөйләде Галия апа.

Быел да 1 май көнне өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ф.Марганова оештыруында, Мәнәк һәм Йосыф шәехләр хөрмәтенә катым ашы үткәрелде. Бу чараны оештыруда Коллар авылы халкы, укытучылар ярдәм иттеләр. Төмән, Тубыл, Омск шәһәрләреннән галимнәр, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, бик күп артистлар килделәр. Олы яшькә җитүе сәбәпле, Галия апа бу вазифаны Наилә Нурулла кызы Ярмөхәммәтовага тапшырды.

Галия Сибгатулла кызына Коллар авылы халкы исеменнән бу изге эшендә өлеш керткәне өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Озын гомер итеп, исәнлектә, якыннарының ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәсен. Менә нинди бай, дини тормыш алып бара Галия апа.

Клара КОЛМӘМӘТОВА, социаль эшләр буенча участок белгече.
Вагай районы, Коллар авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836