#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ике күрше

последние и лучшие новости искусства в мире

30-7Бу фоторәсемдә ике күрше. Аларның очрашып, хәл-әхвәлләр сорашуларын күреп, сокланып карап тордым.”Күрше хакы - Аллаһы Тәгалә хакы”дигән мәкаль бар бит татар халкында..

Тубыл шәһәрендә шактый еллардан бирле яшәүче Фатыйха Әхмәтовага (Рафикова) 83 яшь булса да, җәйнең ямьле көннәрендә өйдә утырмый. Очрашканыбызда Фатыйха апа бер чиләк кура җиләге җыеп кайтып килә иде. Ачык йөзле, аралашучан, тырыш һәм уңган Фатыйха апа белән өй алдындагы эскәмиягә утырып сөйләштек.

Ул үзе белән якынрак таныштырып: “Матур кояшлы көннәрне күңелле һәм файдалы уздырырга тырышам. Кече яшьтән эшкә өйрәнеп үстек. Тумышым белән мин Вагай районының, Индәр авылыннан. Туган авылымнан чыгып киткәнебезгә күп еллар узды. Безне авылдашларым онытканнардыр да. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башланды. Әтине беренчеләрдән булып сугышка алдылар, озакламый аның үлгәнен белдек. “Похоронка” килгәч, тормыш кинәт үзгәрде. Әнием Йомабикә Хәйдәр кызы 4 баласы белән Карелина авылына күченеп китте. Анда балык кооперативында эшләде. Сугыш беткәч Вагай мәктәбендә укып, таныклык алганнан соң, Салехард шәһәренә китеп, анда балык комбинатына эшкә урнаштым. Монда тормышка чыгып, 3 егет үстердем. Күп еллар балык комбинатының Лабытнанги шәһәрендәге бүлегендә баш бухгалтер булып эшләдем. 45 ел Лабытнанги шәһәрендә яшәдек. Бөтен тырышлыгымны куеп башкарган җаваплы хезмәтем бушка китмәде, эшләгән оешмам миңа Тубылда фатир сатып алды. Лаеклы ялга чыгып, күп еллар инде Тубылда яшим. Бала-оныкларым, нәбәрәләремә сөенеп гомер кичерәм. Без яшәгән һәм күрше йортларда күп милләттәшләребез яши. Өлкәннәр аралашабыз, күрешкән саен яңалыклар белән уртаклашабыз. “Яңарыш” газетасында басылган мәкаләләр, киңәшләр турында фикерләшәбез”, - дип сөйләде.

30-8Фатыйха апаны ешрак Казан артистлары концертларында күрсәм, Флорида Марганова белән шәһәр себер-татар мәдәният үзәге оештырган чараларда очрашабыз. Ул да хатирәләрен яңартып: ”Мин Вагай районы, Коллар авылыннан. Гаиләдә алтынчы бала булып, 1945 елны дөньяга аваз салганмын. Айтняковлар токымыннан булган әтием тумышы белән Коллар авылыннан, ә әнием – Бәектән төшкән килен була. Әнием тырыш һәм җитешле гаиләдән булган. Ул үзе тегә, чигә белгән кул эшләре остасы иде. Әти-әнинең тырышлыгы белән җитешсезлекне күп күрмәдек. Себер табигате бай бит. Урманнарында төрле җиләк-җимеш үсә. Әти-әниемнәр саз җиләге чүпләгәннәр, әтием балык тоткан, аучы да булган. Йорт хуҗалыкларында ат, сыерлар, бозаулар, сарыклар асраганнар. Гаиләдә үскән 8 бала кече яшебездән авыл хезмәтенә өйрәнеп үстек. Башлангыч классларны Коллар авылы мәктәбендә тәмамладым. Бөтен фәннәр татар телендә укытылды. Укырга-язарга бик иртә өйрәндем. 5 класска татар Вагай мәктәбенә укырга кердем һәм монда 8 классны бер “4”ле белән тәмамладым. Аннары авыл балалары белән Тубылның 15 нче мәктәбендә укуны дәвам иттек. 1964 елны Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга кердем. Ике ел укыгач, гомерлек язмышым - авылыбызның Әсхәт Марганов исемле егетенә тормышка чыктым. Тормыш иптәшем, армия хезмәтеннән соң, комсомол юлламасы белән Братск шәһәрендәге төзелеш эшләрендә эшләде. Якты өметләр белән яшәгән еллар булса да, туган яктан еракта озак яшәп булмады. Бер елдан соң Тубыл шәһәренә күченеп килдек. Монда өй салып, 18 ел шәһәрнең аскы өлешендә, үз өебездә яшәдек. Мин читтән торып укуымны тәмамладым һәм Нефтебаза буенда агачтан төзелгән сигезъеллык мәктәптә эшли башладым. Ул вакытта инде 2 улыбыз үсеп килә иде. Иске мәктәп ябылгач, шәһәрнең 4 нче мәктәбендә методика кабинеты мөдире вазифасын үтәдем, продленканы алып бардым, башлангыч сыйныфларны укыттым”, - дип сөйләде. Флорида апаның эшләгән чоры пионер оешмалары гөрләгән вакытка туры килә. Аның укучылары бәйгеләрдә катнашып, беренчеләр рәтендә пионерга кабул ителәләр. Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыккан Флорида Марганова шәһәрнең “Тоболячка” күп балалы иҗтимагый оешмасында эшли. Әниләр һәм балалар өчен алар төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Бу юнәлешне алып баруда олы ярдәм күрсәткән шул чакта Тубыл районы хакимият башлыгы вазифасын башкарган Евгений Воробьевны җылы сүзләр белән искә алды ул.

Фатыйха Таһир кызы һәм Флорида Сибгатулла кызы күңелләренә туплаган якты хатирәләре белән уртаклашып, яхшы гамәлләр кылып яшиләр. “Яңарыш”ны көтеп алган, килмәсә шалтыратып, эзләп таптырган апаларга сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836