#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ике мөгаллимә күреште

последние и лучшие новости искусства в мире

35-5“Яңарыш” газетасының 21 нче санында “Гарифуллиннар – себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары” дигән мәкаләм бастырылып чыккан иде. Шул якты йолдызларның дәвамын язар өчен җәйнең җылы, матур көннәрендә Төмән районы, Акъяр авылына РСФСРның атказанган укытучысы Люция Хәбибуллинага (Гарифуллина), бер күрешү – бер гомер, дигәндәй юл алдым. Люция Бәдретдин кызы бик катлаулы, авыр сугыш елларына карамастан, белем алырга омтылышлы тиңдәшсез шәхес. Юл буе җәйге матурлыкка сокланып карап бардым. Акъяр табигатьнең бик матур җирендә урнашкан авыл икән. Авыл чәчәккә күмелгән. Кешеләре дә якты, җылы йөзле, матур сөйләшәләр. Мине Люция апаның кызы игътибарлы, мөлаем, ачык йөзле Лилия бик әйбәт каршы алды.

Люция апа да мине күрүгә бик шатланды. Пәрәмәчләр белән чәй эчкәннән соң, Люция апа белән бик озак, кичкә хәтле сөйләшеп утырдык. Ул миңа бик күп материаллар бирде, башыннан үткән вакыйгаларны сөйләде: Яңа Кәешкүлдә укыган еллары; чәчәк аткан яшьлек чоры авыр сугыш елларына туры килеп, шул елларда Тубыл педучилищесына кереп укуы; Казан институтында уку елларын бик сагынып сөйләде. Яркәү районы, Яңа Кәешкүлдә һәм Төмән районының төрле мәктәпләрендә эшләвен искә алды. Ул эшләгән вакытта Акъяр мәктәбе татар теле һәм татар әдәбияты буенча өлкәдә терәк мәктәп дип исәпләнгән. Ике атна саен конференцияләр, киңәшмәләр, ачык дәресләр үтеп торган. Боларны башкаруда Люция апаның зур өлеше кергән. “Барысын да кичәге көн шикелле хәтерлим”, - дип әйтте. 94 яшенә карамастан, бу апа дәрес биргәндәге шикелле аек акылы белән туктаусыз сөйләде. Ачы йөрәк сызлануы белән әтисе Бәдретдин абыйны юктан «халык дошманы» дип гаепләп, кулга алырга теләүчеләрен искә алды. Кич белән Рәфыйк бабай Рябиков кергән дә: “Гарифуллин, бүген сине кулга алулары мөмкин. Дөреслек эзләп, тизрәк авылдан китәргә кирәк. Заманалары шундый. Атлар җиктем. 12 чакрымга илтеп куям, ашык”, - дигән. Люция апага мине кызыксындырган сорауны бирдем: “Рәфыйк бабай әтиеңне кайда алып киткән? Соңыннан Бәдретдин абыйның язмышы ничек булган? Ул кайда киткән?” болар турында “Гомерем мизгелләре” китабында язылмаган. Люция апа бик теләп җавап бирде. Әтисен Рәфыйк бабай Вагай районына алып киткән. Вагай районы мәгариф бүлегенә кереп хәлләрне сөйләгәч, бик тә гаҗәпләнгәннәр. Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында җидееллык мәктәпләр ачып йөргән, мәктәпләр инспекторы булган кеше ничек “халык дошманы” булыр икән? Шуннан Бәдретдин Гариф улы Гарифуллин Казанга, Мәскәүгә киткән. Биш ай буена дөреслек эзләп йөргән. Надежда Крупская аңа агарту, яклау приказы тапшырган. Шуннан Кәешкүлгә кайтып, юктан гаепләнүчеләрнең үзләрен эштән чыгарткан. Менә шулай куркыныч заманада зур батырлык белән коткаручы Рәфыйк бабайга Люция апа әле дә рәхмәтләр укый, шатланып бетә алмый. Аннары яңадан Люция апа гаепләнүчеләрнең өйдә бөтен нәрсәне астын-өскә китереп, актарып әтисен эзләүләрен, аның татар классика китапларын утка ягуларын, алар арасында ГабдуллаТукай, Һади Такташ шигырь-әкиятләре дә булганын ачынып сөйләде: “Мин китапларыма барып ябышам: “Бу бит Тукай!” – дип кычкырам. Алар мине этеп җибәрәләр дә, китапларымны әти китаплары белән бергә утка ташлыйлар. Алар дөрләп яналар”. Иртән Маһинур апаны 5 баласы белән өйдән куып чыгарганнар. Мәктәптә линейка җыеп, “Халык дошманы” балалары пионер була алмый”, – дип галстукларын чиштергәннәр. Зәрә апасы галстугын бирмәскә тартышып, галстугының бер очын өзеп алган да, өйләренә йөгергән: “Әни, мин бит галстугымны бирмәдем!” – дип елаган. Бәдретдин абыйның урынына утырган директорның кансызлыгына, явызлыгына бөтен җыелган халык гаҗәпләнгән.

Казан институтының татар теле бүлегендә өченче ай укыганда Гомәр Бәшировның “Намус” романы буенча конференция булган. Язучының үзеннән Нәфисә образы турында сораганнар: “Кем ул Нәфисә? Кайдан аны алдыгыз? Кем аның праобразы?” Бәширов аптырашка калып бернәрсә әйтә алмас булып торганда Люция апа кул күтәреп: “Мөмкинме миңа бер-ике сүз әйтергә”, – дип баскан да: “Мин Люция Гарифуллина, Төмән өлкәсе, Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбеннән, - дип сүз башлаган. – Ник аны мондый сорау белән йөдәтәсез? Кем булсын ул Нәфисә? Нәфисәләр ул бөтен Советлар илендә, бөтен Россиядә. Ир кешеләр сугышка киткәч, хатын-кызлар кырларда эшләгән.

Кем булсын ул Нәфисә!

“Менә мин ул Нәфисә”, - дигән. Соңыннан Гомәр Бәширов бик озак Люция апаны эзләп йөргән: “Кайда ул кыз!? Китерегез аны минем яныма”, – дигән. Тормышында булган хәлләрне дә Люция апа бик кызык итеп сөйләде. Белемле, укымышлы кешеләрнең балалары да, оныклары да белемгә омтылышлы, зирәк акыллы булалар. Бу фикергә исбатлау булып торучы Люция апа гаиләсе: балалары, оныклары. Лилия Хатыйп кызы Хәлидуллина Төмән дәүләт университетының физика-математика бүлеген тәмамлап, ике ел Омск өлкәсендә математика дәресләрен укыта. Күп еллар «Сибнефтегаз» промышленносте буенча фәнни-эзләнү институтында эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, “Сибнефтепроект” оешмасында эшен дәвам иткән. Хәзерге көндә көләч йөзле, мәрхәмәтле, юмарт Лилия бик зур игътибар белән 94 яшьлек әнисен карый. Бүлмәләр чиста, пөхтә җыештырылган. Люция апаны тәмле ашлар, төрле ризыклар белән сыйлый. 5-6 зур фотоальбомны да күрсәтте. Лилия уллары Нур белән Азат турында да сөйләде. Алар икесе дә бухгалтер-хисапчы һөнәре буенча инженер-төзү академиясен тәмамлаганнар. Хәзерге көндә проектлар институтында фәнни хезмәткәрләр булып эшлиләр, нефть һәм газ буенча проект документацияләре әзерлиләр. Беренче курстан соң практика вакытында Нурның фикерләү сәләтенә укытучылар да, хезмәткәрләр дә гаҗәпләнгәннәр. Шундый олы җанлы, киң күңелле кешеләр белән танышуыма бик шатмын. Люция апага һәм аның гаиләсенә саулык-тазалык, шатлык-куанычлар, озын гомер телим.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836