#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илһамландыручылары: яфрак, балчык, нефть...

последние и лучшие новости искусства в мире

52-1Әлфея Мөхәммәтованың Төмән дәүләт университетының мәгълүмати-китапханә үзәгендә яңа ачылган “Буяулар тудыручы җир” күргәзмәсендә әсәрләрнең төп өлешен тәшкил иткән су, нефть, ком, агач яфраклары, балчыкның авторны илһамландыруын, ул аларга яңа тормыш бүләк итүен күрәсең.

- Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәренең һәр яңа шәхси күргәзмәсендә тамашачы яңа эшләр күрә - автор үзе ясаган кәгазь көзге яфракларда шундый нечкә, нәфис рәсем хасил итә, керамика, ялтыратылган өслектәге бизәкләр, оксидлы ялтырату, җир бизәкләре белән соклану. Ул Төмән төньягы белән көньягын, диннәр һәм халыкларны бәйләүче җепләр тапкан. Әлфея һәрвакыт иҗади эзләнүдә, бу күргәзмәсенә дә иҗади шатлыкларын уртаклашырга чакыра.

Бүген, 15 декабрь көнне, 1000нче юбилей күргәзмәсенең ачылу тантанасына сәнгать сөючеләр, белгечләр, авторның иҗатын яратучылар, туганнары, дуслары килделәр. Күп яхшы сүзләр әйтелде, табигый сәләтенә, иҗат барышында сарыф ителгән искитмәле зур хезмәтенә сокландылар, шигырьләр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Миңа бигрәк тә кызы Ларисаның теләкләре, аңа җавап итеп әнисе: “3 оныгыбыз өчен рәхмәт сиңа!” – диюе ошады. Кызы да әнисе сукмагыннан киткән – рәссам, Төмән мәдәният институтын тәмамлаган. Димәк, Төмән, Тархан данын күтәрүчеләр тагын да булачак!

Әлфея рәссам буларак төньякта танылды. Төмәнгә күчеп килгәч, аның сәләте тагын да яңа төсмерләр, буяулар белән кышкы салкын көндәге кар шикелле уйный, ялтырый башлады. Монда ул юбилеена әзерләнеп өлгерде, картиналары каталогы белән затлы китап әзерләде, күпләгән күргәзмәләр оештырып, үткәрде. Үзенчәлекле рәссамның уңышларының сере нидә соң? Ватан! Ул көч, илһам, энергия бирә. Иҗади шәхеснең үсеше яңа хезмәтләре, аларны кешеләргә, җәмгыятькә җиткерә алуы белән бәяләнә. Профессор өчен иң зур шатлык – китап язып, бастыру, аны якыннарына, дусларына, китапханәләргә тарату, рәссам өчен – сәнгать әсәре тудыру, күргәзмә оештыру, анда дус-туганнарыңны чакыру! Әлфея Мөхәммәтова мине күргәзмәләренә чакырса, үземне имтиханга барган шикелле хис итәм. Барлык күргәзмәләрендә дә булдым диярлек. Барган саен аның хезмәт сөючәнлегенә, бай фантазиясенә, киң күңеллелегенә сокланам, хөрмәтем арта.

Әлфея әлеге күргәзмәдә сәләтле оештыручы, оста сөйләүче буларак та аерылып торды. Ул хәзер Төмән индустриаль университеты составына кертелгән Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университетында сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать укытучысы – доцент - булып эшли.

Минем өчен Әлфея сәләтле кеше, танылган рәссам гына түгел, ул – минем якташым, горурлыгым! Әлфея Юргада туган, мин – Төмәндә. Тик без аның белән бер оядан төшкән кошчыклар – Тархан авылыннан. Тарханда минем әти-әнием дөньяга килгәннәр, Әлфеянең әнисе Рәйсә Якуб кызы – Каланыкы, әтисе Фәхретдин Шәмшетдин улы - Тарханныкы.

Университетның күргәзмәләр залы буйлап урнашкан “Буяулар тудыручы җир” күргәзмәсен игътибар белән карап чыктым. Рәсемнәрнең исемнәре шулкадәр төгәл, матур, эчтәлекле. Һәр эш тә матур, заманча, башкару техникасы, осталыгы, материалы, төзелеше буенча үзенчәлекле. Татар темасына борылыш та күзәтелә: “Иске Казан”, “Сабантуй”, “Алсу”... Мин әле монда тагын киләм, хезмәтләренең шигьри исемнәрен язып алам. Январь аенда өлкә олимпиадасына килгән укытучылар, укучыларга да күрсәтәм, - дип якташы турында горурланып сөйләде Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина.

Күргәзмәдә танылган рәссам Әлфея Фәхретдин кызы әле күптән түгел генә өйрәнә башлаган балчык белән эшләнгән хезмәтләрен дә тамашачы игътибарына тәкъдим иткән иде. Кунаклар гади генә тирәбездә көн саен очраткан табигать әйберләреннән шулкадәр гаҗәеп күркәм иҗат эшләрен башкарып чыга алган останың сәләтенә сокландылар. Нефть ярдәмендә портретлар ясаган Әлфея ханым, бу юлы көзге яфрак, балчыкка өстенлек биргән иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836