#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә хорлар ярышы

последние и лучшие новости искусства в мире

13-4Төмән өлкәсе буенча үткән “Төмән язы” фестивале кысаларында узган “Җырлаучы шәһәр” өлкә марафоны Төмән районының Индрәй авылына да кагылып, бик якты эз калдырды. 1-7нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре һәм җыр укытучылары белән ай буена бик тырышып марафон-фестивальгә әзерләнделәр. Балаларын хуплаган ата-аналар да читтә калмадылар, әзерләнеп, дулкынланып хор ярышын көттеләр. 18 март көнне сәгать 9да авыл клубы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Тантана барышын матур итеп алып барган укытучы Галия апа Кәримова жюри әгъзаларын игълан иткәннән соң һәр сыйныф үзенең осталыгын күрсәтте.

Бәйрәмчә киенгән укучы балалар тырышып-тырышып яраткан җырларын башкарганда, җанатарлары аларны плакатлар, ярышучыларны сәламләү сүзләре белән хуплап тордылар, һәр чыгышларын зур алкышлар белән озаттылар. Бәйрәм тантанасы үзенчәлекле, дустанә атмосферада бик кызыклы үтте. Фестивальдә 12 сыйныф, ягъни 281 укучы катнашты. Жюри әгъзалары киңәшләшкән вакытта “Ләйсән” җырчы кызлар төркеме популяр татар эстрада җырларын башкарып тамашачыларның күңелләрен ачтылар. 1-4нче сыйныфлар арасында 1 урынны – 3 “а” сыйныф укучылары алдылар. 2 урынны – 1”а” сыйныфы яулады. Ә 3 урын – 4”а” сыйныфына бирелде. 5-7нче сыйныфлар арасында 1 урынга - 6 сыйныф, 2 урынга – 5”а” сыйныф һәм 3 урынга - 7нче сыйныф укучылары лаек булдылар. Мәктәп директоры Рәүфә Хәбият кызы Алеева фестивальдә катнашкан сәләтле балаларга, тынгысыз укытучыларга, актив ата-аналарга, барлык тамашачыларга рәхмәтен һәм шундый күңелле очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләген белдерде.

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836