Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә

последние и лучшие новости искусства в мире

27-6Төмән районы, Индрәй авылында Авыл көне, гадәттәгечә, бик күңелле һәм зур әзерлек белән үтте. Бәйрәмне ямьле күл янында уздыру, әлбәттә, отышлы булды, ә һава торышы күңелләргә җылылык кына өстәде. Авыл көне елдан-ел заманча бәйге-ярышлар белән тулыландырылып тора. Бәйрәмне авыл мөселманнары оешмасы рәисенең урынбасары Кормангали абый Шәмсетдинов ачып җибәрде.

«Авылдашларга, килгән кунакларга саулык-саләмәтлек, иминлекләр, бәхет-шатлыклар телим. Җирдә сугышлар тынып, тиз арада һәр илдә тынычлык урнашсын иде», - дигән сүзләре белән изге догасын тәмамлады. Бәйрәмгә күтәренке күңел белән килгән тамашачылар яратып концерт карадылар, артистларның һәр чыгышларын зур алкышлар белән озаттылар. Күрше авыллардан килгән артистларны тамашачылар шулай ук дәррәү кул чабып каршы алдылар, зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм мизгелләрен тагын да бизәп авыл хакимият башлыгы Равил Хөснетдинов һәм авыл Думасы рәисе Рөстәм Арипов укуда, спорт буенча, иҗади яктан осталыкларын күрсәткән балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның укытучыларына, түгәрәкләр җитәкчеләренә, балаларына яхшы тәрбия биреп үстергән әти-әниләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.27-5 Шулай ук авыл хакимияте исеменнән почта бүлегендә, фельдшер-акушер пунктында, кибеттә, китапханәдә эшләүчеләрне, янгын сүндерүчеләр, дружинниклар, волонтерларны Мактау хатлары белән бүләкләделәр, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр. 202 нче яшен каршылаган авылның иң кечкенә һәм иң өлкән кешеләре билгеләнде. Алар: 2 нче июньдә туган Фаяз Вәлеев һәм 98 яшьтәге Гөлмайрә апа Арипова иделәр. Һәм бергә 50 ел гомер иткән Нурания һәм Забирҗан Фәтхулиннарны Алтын туйлары белән котладылар. Тантана кунакларына тиешле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңел буразнасыннан чыкмый алга барды. Артистлар, кунаклар бәйрәм мәйданында урнашкан матур бизәкле чатырга кереп татар ашларын тәмләп, рәхәтләнеп чәй эчтеләр, кызыксынып җирле музей экспонатларын карадылар. Ә балалар милли уеннарда бик актив катнаштылар. Спортчылар спорт мәйданчыгы янына җыелып, җанатарларының көчле ярдәме белән армреслинг, гер күтәрү һәм көрәш ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар. Батырлар сайланды. Ерак түгел тәмле исләр таратып шашлык пеште, төрле сәүдә нокталары эшләп барды, сабыйлар батутта сикереп, карусельләрдә әйләнеп, дөядә, атларда йөреп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында спорт ярышларының нәтиҗәләре игълан ителде.

27-7Кул көрәшендә 1 урынга Руслан Арипов, Равил Сәфәргалиев чыктылар. Гер күтәрүдә Артур Глухов, Рөстәм Вәлишин беренчелекне яуладылар. Көрәштә Давид Билетников (Төмән), Ислам Таштимиров (Шыкча), Рунис Юсупов, Айрат Ариповка тиңнәр табылмады.

Бәйрәмнең тантаналы ахыры булып кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды, ялкынлы фейерверклар аттырылды.

Авыл көннәре белән башланып киткән ямьле җәйләребез күңелле үтсен!

Зәкия СӘЕТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836