#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иншалар бәйгесендә җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

47-7Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы рус телендә үзенең мәдәнияте һәм рус мәдәниятенең иң яхшы тасвирламасы турында Бөтенроссия иншалар бәйгесен үткәрде. Конкурска илебезнең 80 регионыннан 835 егет һәм кыз 30 телдә эшләрен җибәргән, нәтиҗәдә: 16 кеше – призер, 8 – җиңүче.

Иң яхшы иншалар авторлары арасында Төмәннән 9 нчы сыйныф укучысы Самирә Акзамова бар. Төмәннең 94 нче мәктәбе укучысы 8-9 сыйныфлар арасында «Рус телендә туган мәдәнияте турында инша» номинациясе буенча җиңде. Самирәнең һәм башка балаларның эшләре иң яхшы иншалар җыентыгына эләгәчәк.

Кыз татарларның чәк-чәк традицион ризыгы турында язган. Ул хезмәтендә оригиналь юл тапкан: туган мәдәнияте турында язган иншасына себер татарлары телендә әңгәмәләр өстәгән. Милли мәдәниятне күтәрүне Самирә үзенә максат итеп куйган. Колорит һәм үзенчәлек – яшь язучының бердәнбер фишкасы түгел. Үҗәтлек һәм эш сөю кызны җиңүгә китергән. Укучы төрле иншалар, нәфис сүз остасы конкурсларында катнашкан, әмма моңа кадәр бөтенроссия дәрәҗәсенә чыга алмаган. Хәзер ул бәйгеләрдә катнашу осталыгын туплады.

Самирә бәйгегә сентябрь аеннан әзерләнгән, эшен бер атнада язып бетерә. Остазы – класс җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Михель һәм әнисе булышалар. Милли тәм-том чәк-чәк халыкны берләштерә. Укучының иншасы безнең регионны чагылдыра. Нәкъ чәк-чәк турында риваять жюрине җәлеп иткәндер...

Интернеттан
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА әзерләде)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836