#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искиткеч язмыш

последние и лучшие новости искусства в мире

25-5Рифхәт Насыйбуллинның тормыш юлы чынлап та кызыклы һәм эчтәлекле.

«Ерак авиациянең 444 нче авыр бомбардировка авиация полкында 15 ел буе “ТУ-16” самолетында радист сыйфатында һава атучысы буларак хезмәт итеп, Ерак Көнчыгыш һәм Көнчыгыш белән чиктәш Совет диңгезләре (Япон һәм Охотск) союзын узып, мин тиешле елларны лаеклы ялга чыктым һәм әниемне шатландырып, 1990 елның 5 апрелендә Төмәнгә кайттым», - дип искә ала Рифхәт Мирхәтәм улы артта калган тормыш юлларына күз салып.

Ул Приморск краеның Уссурийск районы, Воздвиженка гарнизонында хезмәт иткән полкташлары белән һаман да туганнар кебек аралашып, очрашып тора.

СССР хәрби-һава көчләре сафларында 15 елдан артык хезмәт иткән, төрле милләт кешеләре белән төрле экипажларда очкан кеше буларак, ул эшләгән чорда иптәшеңнең нинди милләттән икәнлегенә кагылышлы сораулар бервакытта да булмаган, барысы да бердәм булып, төрле дәрәҗәдәге авиация командованиесе куйган биремнәрне лаеклы үтәделәр.

Әмма Төмәндә аны язмышның яңа борылышы көтә. «Ике атнадан соң гына - 9 май алдыннан очраклы рәвештә Илдар Шарапов (21 елдан соң) белән очраштым. Аның белән без әти-әниләребез эшләгән урман хуҗалыгында үстек, ә аннары 1-6 сыйныфларда Тархан сигезьеллык мәктәбендә укыдык. Киләчәккә планнар белән кызыксынганнан соң, Илдар миңа кыскача гына өлкә җитәкчелеге алдына татар җәмәгатьчелеге куйган мәсьәләләре һәм әлеге проблема буенча КПСС өлкә комитетында булачак киңәшмә турында сөйләде. Дөресен әйткәндә, мин ул вакытта аның сөйләгәннәреннән күп нәрсәне аңламадым. Ул мине бу чарага чакырды һәм мин ризалык бирдем. Анда нәрсә турында фикер алышачакларын белү миңа кызык булды. Киңәшмәдә мин беренче тапкыр Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтовны, өч Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якинны, РСФСРның атказанган укытучысы Сөләйман Биктимировны, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Рафиковны һәм себер татарларының башка хөрмәтле кешеләрен күрдем.

Кызыклы кешеләр белән очрашып, сөйләшеп, алар белән милли-мәдәни һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларны бергәләп хәл итәргә туры килде», - дип сөйләде ул.

Рифхәт Мирхәтәм улы Төмән өлкәсе татарлары иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашучыларның берсе. 1990 елның декабрь аенда «Сыбыр» татарлар ассоциациясе съезды булып узды. Съездда аны ассоциациянең вице-президенты итеп, аннан соң себер татар һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советына сайлыйлар.

Язмышының тагын бер борылышы - 1994 елда Рифхәт Мирхәтәм улы Д.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре була, биредә татар әдәбият бүлеген җитәкли. 1999 елда читтән торып Төмән дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлый, «Социаль-мәдәни предприятиеләрендә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча икътисадчы – менеджер квалификациясе бирелә, 2001 елда Төмән дәүләт нефть һәм газ университетында икенче югары белем ала, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча менеджер квалификациясе бирелә.

Рифхәт Мирхәтәм улының актив эшчәнлеге китапханәнең татар халкы белән эшен көчәйтүгә ярдәм итте. Биредә ул «Сөләйманов укулары» фәнни-гамәли конференциясен оештыра, аның катнашында 1998 елда Екатеринбургта Б.Сөләймановның «Мин - себер татарымын» китабы дөнья күрде.

Ул эшләгән чорда китапханәдә Татарстан, Башкортостанның милли китапханәләре белән дустанә мөнәсәбәтләр җайга салынды. Төмән өлкәсенең татар халкына хезмәт күрсәтүче китапханәләре татар әдәбияты белән туплана башлады, китапханәчеләр Казан шәһәрендә квалификация күтәрү курсларына чыктылар. Өлкә китапханәсенең милли бүлегендә дус, эшкә сәләтле коллектив формалашты. Ул үзен иҗади шәхес, ышанычлы кеше буларак танытты.

2002 елның 21 февралендә Рифхәт Насыйбуллин милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының әйдәп баручы белгече вазыйфасына кабул ителә. Ә 2006 елның ноябрендә шунда ук баш белгеч вазыйфасына билгеләнә, 2015 елның августында үз теләге белән эштән азат ителә, лаеклы ялга китә.

Бүгенге көндә Рифхәт Мирхәтәм улы лаеклы ялда булса да, җаваплылык, бетмәс-төкәнмәс энергия күңелсезләнергә ирек бирми, ул шулай ук җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аның Төмән өлкәсе татарларының мәдәниятен үстерү, шулай ук өлкәбез халыклары арасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда өлеше зур. Рифхәт Мирхәтәм улына 15 июньдә 65 яшь тулды. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, озын гомер теләп, һәрвакыт шундый игелекле, мөлаем, шат күңелле, эшлекле, инициативалы кеше булып калуын телибез.

Татар җәмәгатьчелеге, дуслары, хезмәттәшләре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836