#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ислам этикасы йөзне кызартмый”

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Шыкча авыл китапханәсендә Нәсимә Якина теләүчеләргә ислам нигезләрен өйрәтә. Бу турыда безгә газетаның тугры укучысы, дусты, филология фәннәре кандидаты, “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенә нигез салучы, ике дистә еллар аның җитәкчесе, җан өрүчесе Венера Хәйруллина сөйләде. Ул бу түгәрәккә 2 елдан бирле йөри икән.

- Анда якын авыллардан 20гә якын хатын-кыз йөри. Аларның гаиләләре, хуҗалыклары да бар, эштә дә эшлиләр, шулай да һәр якшәмбедә вакытында килеп, тырышып өйрәнәләр. Кешегә мөнәсәбәтләре дә сокланырлык. Гарәп телендә укый, яза башладык. Догаларны гарәп теленә якын итеп укырга кирәк, әйтелеше дә кыенрак.

Намаз укырга өйрәндек. Ислам динен ныклап үзләштерергә дигән төпле уй белән килдем мин монда. Элек вакыт юк иде, хәзер вакыт җиткән дип уйлыйм. Мин үзем өчен тормышның җаваплы һәм җитди бер ягын ачтым. Көн тәртибендә дә берникадәр үзгәрешләр булды. Иптәшемне дә намаз укырга өйрәтә башладым. Болгарның Ак мәчетендә, Казанда Кол Шәриф мәчетендә намаз уку бәхетенә ирешә алуыма бик шатмын.

Биология фәннәре кандидаты Нәсимә ханым дәресләрне бернинди түләүсез алып бара. Тормыш иптәше Нурислам абый ир кешеләргә белем бирә. Аларның тырышлыгына, күпме кешене дингә юнәлтүләренә чиксез рәхмәт сүзләре юллар идем. Икесе дә дин буенча махсус белем алган хөрмәтле кешеләр.

“Этнос”та да вакытында балаларны гарәп теленә өйрәтә идек. Дәүләт безгә бик зур мөмкинлекләр бирде: Россия Федерациясе хөкүмәте 2012 елның 28 январенда кабул иткән 84-р күрсәтмә нигезендә барлык субъектлардагы гомумбелем бирү учреждениеләрендә 2012/13 уку елларында 4нче сыйныфларга “Дини мәдәниятләр һәм җәмгыяви этика нигезләре” атнага бер дәрес кертелә башлады. Кызганычка каршы, татар балалары күпләп укыган мәктәпләрдә “Җәмгыяви этика нигезләре” модулен сайлап алалар. Ә “Ислам мәдәнияте нигезләре” укытылса, алар күпкә отарлар иде. Балалар кечкенәдән үк ислам нигезләрен генә белеп калмыйчан, гомер сукмагында горурланып үтәрлек этикага да төшенәчәкләр. Чөнки ислам этикасы үзеңә дә, тирәңдәгеләргә дә зыян китермә дип өйрәтә. Шуңа да мәктәп җитәкчеләре, ата-аналар уйлансыннар иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836