#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көләч йөзле әби

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1013 декабрь көнне Кактамак авылында яшәүче тыл ветераны Маһирә Төхвәт кызы Вәлиуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга районара халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Евгения Лебедева килеп, РФ Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм Ялутор районы хакимияте башлыгы Андрей Гильгенбергның махсус бүләген тапшырды. Маһирә апа Президент һәм район хакимияте башлыгы күрсәткән ихтирамга сөенеп туя алмады, аларга изге теләкләр юллады. Туган көне белән котларга Төмән шәһәреннән классташы Рәхилә Измайлова да килгән иде.

Ул яшьтәшен тормыш бәйрәме белән җылы котлаганнан соң: “Безнең буын бик күп ләгънәт күрде, сугышны да, ачлык-ялангачлыкны да кичердек. Барыгызга да рәхмәт, өлкәннәрне хөрмәт иткәнегез, онытмаганыгыз өчен”, - дип хәкимият вәкилләренә, кунакларга мөрәҗәгать итте. Тәбрикләү сүзләре белән Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев, авыл клубы җитәкчесе Ильмира Гарипова да чыгыш ясадылар. Һәм алар әбине котлап матур җыр-биюләр башкардылар. Чара барышында юбилярга күптөрле теләкләр, мактау, соклану сүзләре әйтелде. Алар бигрәк тә оптимистик карашлы әбинең аек зиһененә, сабырлыгына һәм тормыш сөючәнлегенә сокландылар. Аннары кунаклар милли ризыклардан әзерләнгән бай табынга утырып чәй эчтеләр.

Маһирә Төхвәт кызы авыр тормыш юлын кичерсә дә, төшенкелеккә бирелеп, уфтанып яшәми. Аның ни күргәннәрен китап итеп язсаң, кызыклы роман килеп чыгар иде, мөгаен. Чыныгып та өлгермәгән нарасый җилкәсенә күпме авырлыклар төшкән – башта сугыш, аннары сугыштан соң илне торгызу чоры. Ярты гасыр хезмәт стажлы Маһирә Төхвәт кызы лаеклы ялга чыккач та, тагын 10 ел сөт кабул итүче вазифасын башкара. Бүгенге көндә дә әби балалары, кияү-киленнәре, 20 оныгы һәм 22 нәбәрәсе өчен һәрьяктан да үрнәк булып тора. Янында йөрәк җылыларын бүләк итеп торган, яраткан бала-оныклары булу әбинең тормыш нәтиҗәсен күрсәтә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836