Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәбездә татар милли көрәше серләрен озак еллардан бирле грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, Россия чемпионы, тәҗрибәле тренер Әбделхак Миннебаев төшендереп килә. Ул Төмәнгә 1998 елда килә. Шул елларда ук Европа чемпионын тәрбияли башлый. Александр Кислицин Антипинодагы олимпия резервындагы балалар спорт мәктәбендә тиз арада югары уңышлар яулый. Әбделхак Әбделгаяз улының олы малае да үз янына килә. Алар икәүләшеп бик күп спорт мастерларында көрәшкә мәхәббәт уятып, алга барырга өмет уяталар. “Мин өлкәдә татар көрәшенең дә үсүен телим. Озак еллардан бирле шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Көрәш” секциясе эшләп килә.
Тик яңа тәртипләр буенча мәдәният учакларында спорт түгәрәкләре эшли алмау сәбәпле, яңартылган үзәк бинасында безгә бүлмә бирелмәде. Антипинодагы мәдәният сараендагы шөгыльләнү урыныбызны да шулай югалттык. Хәзер көрәш белән шөгыльләнү өчен “Прибой” спорт мәктәбе генә калды”. Анда да иркенләп татар көрәшенә өйрәнергә рөхсәт юк. Шулай итеп милләтебез спортының данын күтәрә торган спортчылар өчен бернинди дә мөмкинлекләр калмый. Алар грек-рим көрәше осталары булу гына хәлне бераз җиңеләйтә: әзерлекле егетләр башка охшаш спорт хәрәкәтләрен тизрәк өйрәнәләр. Монда Әбделхак абыйның тәҗрибәсе дә зур роль уйный. Аның тәрбияләнүчеләре: Турал Азимов, Радмир Ерметов, Георгий Драхулидзе, Данил Сайманов, Артем Пуданов, Алексей Казаченко, Никита Кузнецов зур уңышларга ирешәләр. Ә икенче класстан татар мәдәният үзәгендәге секциягә йөрүче Егор Егоян быел көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңеп чыкты. Алданрак Россия беренчелегендә алдынгылыкны биләгән иде. Анда Игорь Волобуев та 3 урын алды, ә үткән ел 1 урынны яулаган иде. Егор грек-рим көрәше буенча да спорт мастеры. Чемпионатта 40лап илдән 150дән артык спортчы катнашалар. Ул Татарстан Республикасының Саба районы, Миңгәр авылында үтә. Аны футбол буенча дөнья чемпионатына килгән журналистлар, кунаклар тамаша кыла. Татар көрәше 2013 елда Казанда үткән Универсиададагы спорт төрләре исемлегенә кертелде. Хәзер инде көрәш федерациясе җитәкчеләре, Республика башлыклары көрәшне олимпиада спорт төрләре исемлегенә кертергә тырышалар. Ул очракта өлкәбез спортчылары да анда үзләрен күрсәтерләр, сынатмаслар иде. Хәзер дә безнең көрәшчеләр Россия беренчелекләрендә, федераль сабантуйларда җиңүләр яулыйлар.
Бу көннәрдә Әбделхак Миннебаев тәрбияләнүчеләре Курган өлкәсендә көчләрен ныгыталар, яңа уңышларга нигез булдыралар. Алар турында әле без киләсе уку елында ишетербез.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.