#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Көчле буын вәкиле

последние и лучшие новости искусства в мире

7-31989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды.

Әфган сугышында катнашканнар арасында Рәүф Садыйков та була. Ул 1961 нче елның 25 январенда Төмән районы, Талымхан авылында туа. Әтисе Әюп Әбделкәрим улы – офицер, Бөек Ватан сугышыннан яраланып, бер аяксыз, протез белән 1944 нче елда кайта. Ватан алдындагы патриотик хезмәтләренә хөкүмәтебез югары бәя бирә.

Ул «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы орденнары», күп медальләр белән бүләкләнә. Баһаветдин мулла кызы Фатыймага өйләнеп, 5 кыз, 2 малай үстерәләр. Ике баласы да кечкенәдән әтиләренә охшап офицер булырга хыяллана, абыйсы Зиннәт Әюп улы 1978 нче елда ТВВИКУны тәмамлап, хәрби эшен башлый. Рәүфне, яше тулмау сәбәпле (алты яшендә беренче сыйныфка керә), ТВВИКУга алмыйлар, ул укытучы апалары шикелле Төмән педагогик училищесына укырга керә һәм физкультура бүлеген тәмамлый. Үз хыялына барыбер ирешә, ТВВИКУда югары белем ала. 1983 нче елда лейтенант Рәүф Садыйков Ерак Көнчыгыш округына җибәрелә. Әфганстанга китәргә тели, гариза яза һәм 1985 нче елның 9 сентябрендә махсус миналау взводы командиры булып Чарикар шәһәренә килә. Соңыннан аны дүртенче инженер-юл батальонына рота командиры итеп билгелиләр.

Рәүф Әюп улы бүлеге кәрван юлларын миналау, су эзләү, гаскәрләрне алга җибәрү юлларында разведка алып бару бурычларын үти. 1985 елның ноябрендә можахедларның зур базасын яулап алуда катнаша. Ул фугаста яраланган хезмәттәшләрен коткара, аларны янган машинадан чыгара. 1987 елның җәендә 300 чакрым ераклыкта хәрәкәтне тәэмин итү отрядында Таҗикстан белән Кытай арасында тар гына юлдан колоннаны алып чыга. Аның шәхси хәрби исәбендә 200дән артык мина зарарсызландырылган.

Чит җирдә сагалап торган үлем куркынычы Садыйковны таләпчәнлеккә һәм куелган бурычларның төгәл үтәлешенә өйрәтә. «Боерыктан тайпылу кешеләрнең үлеме белән тәмамланырга мөмкин иде», – дип саный ул.

Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз», «Ватанга Хәрби Көчләрдә хезмәт иткән өчен» орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Әфганстаннан соң Рәүф Садыйковның хезмәт итү исемлегендә тагын өч чор бар: Ерак Көнчыгышта, Әрмәнстанда җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү, аннары Германия. 1999 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска китә, туган якларына Төмәнгә кайта.

Инде күп еллар «Сугышчан туганлык» локаль сугыш һәм хәрби конфликт ветераннарының шәһәр бүлеге рәисе булып тора, анда ветераннарга шифаханә-курорт юлламаларын рәсмиләштерүдә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга эшкә урнашуда, министрлыкта лаеклы балаларны медальләр белән бүләкләү турында үтенечнамә әзерләүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Безнең мәктәп музеебызга ярдәм итеп «Бөек Ватан сугышы ветераннары» стендларын булдырдылар, укучыларга төрле чаралар үткәрәләр.

Шулай ук ул 2014 елда Сочи Олимпиадасы факелчысы 2009 елда төмәнлеләр тарафыннан «Төмән Герое» исеме бирелә.

Талантлы кеше бар нәрсәдә дә сәләтле, Рәүф абый нәрсәгә тотынса да, барысын да яхшы башкара. 2000- 2022 елларда Төмән өлкәсе буенча Россия суд приставлары федераль хезмәтендә эшли. Биредә ул хезмәт бүләкләренең тулы комплекты - беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә медальләр, шулай ук «Суд приставлары федераль хезмәте ветераны» медале белән бүләкләнә.

«Мин үз илемне, туган Төмән өлкәсен, гаиләмне, туганнарымны яратам. Хәрби ватандашларым һәм Әфганстанда хезмәт итүем белән горурланам», - ди Рәүф абый.

Мөгаен, күп кенә яшьләргә безнең героебыз Рәүф Әюп улы принцибын тормыш кагыйдәсе итеп алырга кирәктер. Аның улы сержант Ильяс та әтисе белән горурлана, тормышта аңа охшарга тели, Украинада махсус хәрби операция башланганнан шунда батырларча хезмәт итәләр.

Алар - илнең патриотлары, өстән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкилләре.

Эльмира САДЫЙКОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836