#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер яңарту чарасы

последние и лучшие новости искусства в мире

34-7Россия Федерациясенең мактаулы журналисты, Алтын микрофон иясе, танылган журналист Наил Аланның 55 яшендә генә фани дөньядан китеп баруы Тубыл як татарлары өчен дә зур кайгы, югалту булды. Моңа әле дә ышанасы килми.

Наил белән төрле чараларда очрашып, аралашып, аның белән сөйләшә алган, аны якыннан белгән, моңлы тавышын радиодан гына булса да ишеткән Тубыл як татарлары шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә хәтер яңарту чарасы итеп, Н.Хисамиевнең рухына багышланган аш мәҗлесенә җыелдылар.

Бу чарада Тубыл мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казымовның Коръән укуыннан соң, мәрхүмне яраткан, аны хөрмәт иткән кешеләр дулкынланып бер-бер артлы искә алдылар.

«Наил Хисамиев халыкка “Дусларга сукмак” тапшыруы белән таныла һәм себер татар халкының чын мәгънәсендә мәхәббәтен яулый. Ул үзенең стиле, фикерләрен әйтә белүе белән танылган журналист булды. Үзеннән соң бай мирас итеп калдырган тапшыруларын без яхшы хәтерлибез”, - диде Римма Умитбаева.

Наилнең үзен тотышы, кеше белән сөйләшә алуы, себер татарларының олысын-кечесен үз итүе, кырыс табигатенең матурлыгы белән соклануы, яраткан ризыгы – себер татар балыгы булуы һ.б. турында сөйләде Клим Садыйков.

“Наил себер-казан татары дип беркайчан да аермады безне. Сөйләмдә җирле сүзләрне ишетсә, аның тәрҗемәсе белән кызыксынып, ул сүзләрне матур итеп кат-кат кабатлый иде. Тубыл, Вагай як авылларында рәхәтләнеп йөри, ул килеп җитсә аның белән очрашулар үткәреп җибәрәбез. Радиодан сөйләр сәгатендә бар эшне калдырып укучы, укытучыларны, ул тирәдәгеләрне җыеп митинг шикелле тыңларга җыела идек», - дип сөйләде ветеран укытучы Гөлҗиһан Закирова.

“Наилнең моңлы, йомшак, ягымлы тавышы беркайчан да онытылмаячак. Ул үзенең якын дуслары белән ерак Прагадан да торып, алар белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп, элемтәдә булды. Җирле шагыйрьләребез Рәкыйп Ибраһимов, Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин һәм башкалар   шигырьләр яздылар. Наилне бар яктан да күрсәтә алган шигырь дип Ирек Махиянов әсәрен әйтер идем”, - дип, сөйләп бирдем мин.

Гөлфәния Карымова күз яшьләрен сөйләнгәндә дә тыя алмады. Ул үзенең оныгына Алан дип исем дә кушкан.

Үзенчәлекле, матур, гади итеп Наил турында Наҗия Хәкимова, Луиза Шәмсетдинова, Эдуард Тушаков һәм башкалар сөйләгәннән соң, Наилебез безнең күңелләрдә озак сакланыр, рухы шат, яткан урыны нурлы булсын дип теләкләр белдердек, дога кылдык.

Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, алып баручы Римма Умитбаевага һәм мул өстәл табынын әзерләүчеләргә Аллаһы рәхмәте төшсен.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Гали С
ӘИТОВ фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836