#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапларда халык тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

22-12Тубыл районы китапханәсендә эш көн дә кайный. Биредә ел дәвамында кеше өзелми. Эшләрен җиренә җиткереп, китапханәче һөнәрен яратып башкаручылар, аралашучан, яше-карты белән уртак тел табып эшләүчеләр турында районның үзәк китапханәсе мөдире Тәнзилә Ниязова: ”Мин монда 1983нче елдан эшлим. Безгә шәһәрдә яшәүчеләр, районыбыздан да укучылар киләләр. Китаплар фонды кечкенә түгел. Безнең китапханәдә утыз өч мең китап бар. Һәркем үзенә кирәкле китапны таба ала. Һәр төркем өчен аерым бүлек булдырылган. Төрле газета-журналлар яздырабыз.

Татар телендә чыга торган басмалардан “Яңарыш” газетасы, “Сөембикә”, “Акчарлак” журналлары килә. Ел саен китаплар фондын арттырып, яңартып торабыз. Мисалга, Татарстаннан балалар өчен яңа матур әдәбият һәм тарихи китаплар алдырабыз”, - диде.

Биредә яшь китапханәчеләр дә эшли. Зөлфия Фазыйлова, Ингрид Барсукова яңа китапларга инвентарь номер беркетәләр, электрон исемлек төзиләр. Китапханәче Эмилия Иванова шәһәр һәм район укучылары белән эшли. Районның 26 авылында филиаллар бар. Кече авылларга да китаплар, газета-журналлар алып барабыз. Библиограф Розалия Әминова да тырышып үз вазифасын үти. Монда башка китапханәләр белән төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилгә багышланган бәйгеләр, каләм тибрәтүче якташларыбыз белән авыл китапханәләрендә очрашулар оештырыла. Эмилия Иванова: ”Минем әнием күп еллар китапханәче булып эшләде. Мин дә бу һөнәрне сайладым. Дөньяда китап укымаган кеше юктыр. Интернет белән кулланучылар күп булса да, без китаплар аркылы тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Безгә мәктәп укучылары килә. Бүген дә китап – тормышыбызның яме. Укучыларыбыз яңа китаплар белән кызыгалар. Менә шунысы безне бик тә сөендерә”, - диде. Якташларыбызны 27 майда үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836