#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Корабльләр космоска старт ала…”

последние и лучшие новости искусства в мире

16-7Кайчандыр космос адәм баласына беркайчан да бирешмәслек кебек тоела иде. Ә инде берничә дистә елдан соң анда теләгән һәр кеше барып кайта алачагына һич тә шигебез юк. Кем белә, бәлки, бу безнең балалар булыр әле?

Төмән районы, Шыкча авылының «Бал кортлары» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр Космонавтика көнен каршыларга бик теләп әзерләнделәр. Космонавт темасы балалар өчен һәрвакыт кызыклы, шуңа күрә, без бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмаска тырышабыз.

Бу көннәрдә төрле әңгәмәләр, йолдызлар, планеталар, Космос һәм космонавтика турында интеллектуаль-танып-белү дәресләре үткәрдек. Космонавтика көненә багышланган чарада балалар космик сәяхәткә «барып кайттылар». «Комета» һәм «Ракета» командалары шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, ракета төзеделәр, корабль бортына азык-төлек китерделәр, яңа планеталар ачтылар. Бәйрәмгә хәтта «космонавт» үзе килде, ул төрле ярышларда катнашкан яшь космонавтларның тизлек, җитезлекләрен тикшерде. Космос геройлары, дөньяда тынычлык турында җырлар яңгырады. Космонавтларның костюмын әзерләүдә Г.Шакирова ярдәм итте. Чара ахырында космонавт һәр катнашучыга медаль бүләк итте. Балалар күңелле бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Кабул итү бүлмәсендә «Серле космос» темасына ике иҗади күргәзмә оештырылды. Биредә балаларның әти-әниләре белән бергә ясаган искиткеч «космик» эшләнмәләре куелды. Анда нәрсә генә юк: ракеталар да, оча торган тәлинкәләр дә, чит планета кешеләре дә, кояш системасы планетасы да һәм башкалар. Өйгә бирелгән иҗади эшләр әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Кем белә, бәлки, яңа «Гагарин һәм Терешковалар» барлыкка килерләр.

Юлия ХӘМИДУЛЛИНА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836