#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Корбан чалу – изге гыйбадәт ул

последние и лучшие новости искусства в мире

35-11Шушы көннәрдә мөселманнар дөньясында олуг бәйрәм – Корбан гаете бар җиһанда тантана итә. Шул нияттән чыгып, Төмән районы, Каскара авылында Корбан бәйрәменә һәм авыл мәчетенең 25 еллык юбилеена багышланган мәҗлес үткәрелде. Әлеге күркәм бәйрәмдә мәчет картлары, олы яшьтәге хатын-кызлар катнашты. Каскаралылар бәйрәмен уртаклашып төрле авыллардан бихисап чакырылган кунаклар да килгәннәр. Эшләрне башкарып йөрүче иң актив кеше - Каскара мәчете имамы Абдулла хәзрәт Габдрахмановның урынбасары Хәммәт Ташмөхәммәт улы Мирхәйдәров булды.

Бәйрәм тантанасы башланганчы, мәчеттә вәгазь сөйләделәр. Шушы корбанның кабул булуын үтенеп, һәрберебез тарафыннан һәркайсыбызга исәнлек-саулык сорап, хәерле гомер, йортларыбызга, илебезгә тынычлык, бәрәкәт, тәүфыйк теләп дога кылдылар. Аннары барча мөселманнар Каскара мәдәният йортына юнәлделәр. Анда халык күп җыелган. Бәйрәм тантанасы мәдәният йортының концертлар залында башланды. Алып баручылар - Раиф Сабиров һәм Әлфия Тимканова сәхнәгә баш вәкилләрне - Каскара хакимият башлыгы Игорь Копылов, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм аның урынбасары Искәндәр хәзрәт Юсупов, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Хәммәт хәзрәт Мирхәйдәровны чакырдылар. Һәрберсе чыгышларында халыкны бәйрәм белән кайнар котлап, теләкләрен белдерделәр.

“Раббым, гыйбадәтләребезне, садакалаларыбызны, игелекле гамәлләребезне, чалган корбаннарыбызны кабул кылсаң иде!” – диделәр. Әлбәттә, дин юлында үзләрен яхшы яктан таныткан һәм халыкка намуслы хезмәт күрсткән дистәләгән кешегә Мактау хаты һәм бүләкләрне үз исеменнән Зиннәт хәзрәт тапшырды. Авылның иң актив, халыкны дингә, тәртипкә өйрәтүче ак әбие Гөлсинә Хәләлиевага аерым игътибар булды. Аны зурлап сәхнәгә чакырдылар һәм Мактау хаты белән бүләкләделәр.

Моннан 25 ел элек Каскара мәчете төзелгәндә Рәхим бабай Бузаев (хәзерге көндә Талмы авылында яши) зур ярдәм күрсәткән. Үз куллары белән кирпеч салган, Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау яшәп, мәчет бәйрәменә акчалата бүләк китергән.

Шундый олы йөрәкле, киң күңелле дини бабайларыбыз, әбиләребез белән дөньяларыбыз матур, үзләренә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Шулай ук Хәммәт хәзрәт сәхнәдән шушы юбилей һәм Корбан мәҗлесенә ярдәм итүчеләрне билгеләп үтте:

- Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сыерны корбан чалдык. Аны безгә ООО “Ясень-Агро”ның генераль директоры Петр Габанов бүләк итте.

Күркәм бәйрәмебезне оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләр: Зиннәт хәзрәт Садыйков, эшкуарлар - Радик Абдуллин, Альберт Шәрипов, Наил Юлташев, Наил Айнуллин булдылар. Азык-төлек белән тәэмин итүчеләр: “Төмән бройлер”кошчылык фабрикасыннан хәләл ризыклар, ООО “Вояж”дан камыр ашлары бирелде. Ә менә авыл халкына, аш-су осталарына аеруча зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар Рауза Рехалова, Мәрҗәнә Булатова, Тәнзилә, Мөдәрис Алеевлар, Вәлимә, Әсхәт Сөлхәрнаевлар, Гөлсинә, Ришат Шәкуровлар, Вәгыйзә, Рәчәп Шәриповлар, килендәшләр: Римма, Вәсимә Рәхмәтуллиналар, Юлай Юсупов, Лилия Хафизова һәм башкалар. Тагын бер кат зур рәхмәт аларга, - дип сөйләде.

35-10Бәйрәм тантанасыннан соң, зал тулы халык концерт карады. Ә читтән килгән кунакларны һәм түрәләрне сый-нигъмәтләр белән тулы табыннар янына чакырдылар. Корбан итеннән әзерләнгән шулпа, пылаудан авыз итеп, һәркем оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә меңнән-мең рәхмәтләр укыдылар. Ходай ризалыгы өчен, Рәсүлебезнең исеменә атап чалынган корбанны киң рәхмәтең белән кабул итеп, дөньяларга тынычлык биреп, йортларыбызны ут-казаларыннан, үзебезне хәвеф-хәтәрләрдән сакласаң иде, дигән теләкләрдә калдылар. Бәйрәм, әлбәттә, мәшәкатьле, әмма ул ахыры белән куандыра.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836