#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Корбан гаете мөбарәк булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

35-7Тубылның 7 “А” микрорайонында урнашкан яңа мәчеттә Корбан бәйрәме үтте. Мәҗлескә иллегә якын автобусларда шәһәрнең СИБУР оешмасыннан мөселманнар килделәр. Мәчет каршындагы алан һәм мәчет тирәсе дин юлында булган мөселманнар белән тулы иде. Килүчеләрне шәһәр башлыгы Владимир Мазур, Россиянең Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов, дини эшләр ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин котладылар. Владимир Мазур мөселманнарга өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моорның теләкләрен җиткерде һәм Тубыл шәһәрендә 30 елдан артык гомерен дин хезмәтенә багышлаган Ибраһим хәзрәт Суховка “Шәһәр өчен башкарган хезмәте өчен” дигән истәлекле билге тапшырды.

Хәзрәт шәһәрдә ике мәчет булып, дини бәйрәмнәрдә мәчетләргә халыкның сыймаганын, өченче мәчет кирәклеген белдерде. Гает намазы алдында Ибраһим хәзрәт, Эдуард Юнысов, Вәсил Фәйзрәхманов бәйрәм вәгазен сөйләделәр. Алар ислам динендә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Корбанлык чалырга, мөмкинлеге булган һәр мөселманның хаҗ гыйбадәтләрен үтәргә тиешлеге турында әйттеләр. Аллаһы Тәгаләнең сынаулары, ислам диненең кыйммәтләре, Корбан гаетенең мәгънәсе турында күңелләргә үтеп керерлек сүзләр белән аңлаттылар. Дин әһелләре кешеләрне Аллаһы Тәгалә кушканчы яшәргә, гореф-гадәтләребезне үтәргә, иманлы, игелекле эшләр башкарырга чакырдылар. Быел Тубылдан 8 кеше изге хаҗ гамәлләрен башкаралар. Корбан гаете көннәрендә шәһәрдә корбанлык чалучылар саны да күп булды. Мәчетләргә килүче мөселманнарның изге, саваплы гамәлләре кабуллардан булсын. Корбан гаетендә катнашучылар, намаз укучылар илебез халкына иминлек, мәрхәмәтлек, тыныч тормыш теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836