Апрель 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе дә үзбикләнү вакытында эшен дәвам итә. “Безнең вайберда үз төркемебез бар, - ди автономия советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина. – без интернет аша аралашабыз, фикерләшәбез, һәрвакыт элемтәдә. Совет әгъзаларының күбесе администрация хезмәткәрләре – алар эштә. Сайтыбыз эшләп тора. Бу арада караулар күбәйде. Мәдәният көннәренең яхшы фотолары куелды.
Вагай район автономиясенә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән баян алу өчен заказ бирдем.
Үзем дә ТСН – яңалыклар редакциясендә хәзер, ярты сәгать саен чыгар өчен хәбәрләр әзерлибез. “Тюменское время” телеканалыбыз - коронавируска каршы профилактика штабының рәсми каналы.
Әлегә “Яңа сулыш” телетапшыруы кабатлауда бирелә, төшерергә чыгулар тыелды. “Себер йолдызлары” эшен туктатмаган”.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.