#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кылган гамәлләре үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәрбер авылда, шәһәрдә үзенең яшәеше, эшләгән эшләре, кылган гамәлләре, кешелеклелеге, тәртибе белән үрнәк була алырлык, халыкның исендә калырлык шәхесләре була. Безнең Яңа Атьял авылында да андый кешеләр күп.

Мин безнең арабыздан көтмәгәндә бакый дөньяга күчкән Хучәхмәтова (Балдина) Динә Әбделмөҗип кызы турында язасым килә. Дина Әбделмөҗип кызы Оркыя апа һәм Әбделмөҗип абый Балдиннарның гаиләсендә беренче бала булып туа. Әбделмөҗип абый каты авырудан соң, Оркыя апаны алты бала белән калдырып үлеп китә. Динә үзендә зур җаваплылыкны тоеп әнисенә, әбисенә энеләрен, сеңлесен үстерергә булышып, хуҗалыкларында хайваннарын карашып, өйдә чисталыкны булдырып, һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үсә.

Яңа Атьял җидееллык мәктәбеннән соң, Аслана урта мәктәбендә укый. Тубыл шәһәрендә укып, авылыбызда хореограф булып эшкә урнаша. Берничә елдан соң клуб мөдире булып эшли башлый. Клубта эшләгән елларда Динә Әбделмөҗип кызы бик күп грамоталар, дипломнар белән бүләкләнә. Соңгы елларда пенсиягә хәтле авыл советында секретарь булып эшли.

Тормыш иптәше Әхтәм Миңнебай улы белән бер кыз үстерделәр, ике оныклары бар. Кызлары Гүзәл Ишим пединститутының физика-математика факультетын тәмамлап, Төмән шәһәрендә эшли. Кияүләре Рушан полициядә хезмәт итә. Оныклары Чулпан Төмән дәүләт медицина академиясенең педиатрия факультетында, Мәрьям Төмән дәүләт университетының химия факультетында укыйлар.

Динә Әбделмөҗип кызы тормыш иптәшем Таир Таһир улының якын туганы иде. Һәрвакыт кереп хәлебезне белеп, шатлыкларыбызны уртаклашып, авыр чакларыбызда киңәшләрен бирә иде. Без аңа хөрмәт итеп, ихтирам белән карадык. Авылыбызда барыбызга да үрнәк булып, яшьли генә иман юлына басты, соңгы көненә хәтле биш намазын калдырмады.

Динә Әбделмөҗип кызы 70 яшен тутырырга бер ай калганда кан басымы күтәрелеп, көтмәгәндә гаиләсен, туганнарын авыр кайгыга салып үлеп китте. Вакыт бик тиз үтә, 40 көне дә җитеп Коръән ашына туганнары, дуслары җыелып аны искә алдык.

Динә Әбделмөҗип кызының туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Таһирә ӘМИРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836