#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле Әмәл

последние и лучшие новости искусства в мире

12-7Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Нәүрүз - Әмәл бәйрәме үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән балаларны таныштыруны дәвам итеп 20 мартта мәктәп каршында оештырылган Әмәл бәйрәмендә еллар буена тупланган халык бәйрәмнәрен искә алдылар. Кызыксынучан, фикерләре белән уртаклаша белгән 1-4 сыйныф укучылары Әмәл турында такмаклар әйттеләр, оештыручыларга сораулар бирделәр. Бәйрәмне алып баручы, уеннарны оештыручы 15 нче мәктәп укытучылары Роберт Рәхмәтуллин, Ринат Рыханов халык бәйрәмнәре турында әңгәмәдә буыннан-буынга күчеп килгән, себер татар авылларында узган Әмәл бәйрәме турында сөйләделәр.

Әмәлне үткәрүче укытучылар хәрәкәтле уеннарда актив катнашкан һәр балага күчтәнәч тапшырдылар. Балалар Әмәл бәйрәмен Масленица белән чагыштырып фикерләре белән уртаклаштылар. Язгы бәйрәм мәктәп укучыларының тапкырлыгын, зирәклеген, халык бәйрәмнәрен яратуларын, белемнәрен күрсәтте. Бу темага балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек итү буенча мәктәп җитәкчесенең киңәшчесе Гөлнара Янгулова: «Балаларны кечкенәдән үк үз халкының, туган ягының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырырга тырышабыз. Һәр класста төрле милләт балалары укыйлар. Димәк, без кечкенәдән үк балаларны рус, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштырып, аларны үткәрергә тырышабыз. Укучыларыбыз илебез патриотлары булып, рухи яктан баеп, янәшәләрендә булган халыкларның мәдәниятен хөрмәт итеп үссеннәр. Безнең мәктәптә узган Әмәл бәйрәме күңелле узды. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар. Әмәл әйтеп кәнфит чәчү йоласын да үткәрдек», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836