#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күңелле һәм файдалы очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

6-328 январьда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә татар халкының йолалары, мәдәнияте, милли ризыклары белән укучыларны таныштыру максатыннан «Дуслык күпере» дип аталган чара оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллин «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен, кунакларны җылы каршы алдылар. Алар мәктәпнең «Иртеш музее»нда, этномәдәниятләр залында, өлкә мәгариф музеенда экскурсиядә мәктәпнең тарихы, бу җирлектәге йолалары, танылган шәхесләре белән таныштылар.

Экскурсияне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей хезмәткәре Равилә Кутумова кызыклы, мавыктыргыч алып бардылар. Аннары чарага килгән кунакларны, укучыларның әти-әниләрен мәктәп китапханәсендә Нурилә Шамратова сәламләп, Сәет Хисмәтуллинга һәм «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысовага сүз бирде.

Сәет Хисмәтуллин: «Гаиләдә һәм җәмгыятебездә хатын-кызларның роле зур. Безнең мәктәп төрле социаль проектларда катнаша. Мәктәп укучылары, кызларыбыз кече яшьләреннән халкыбызның мәдәнияте белән кызыксынып, милли ризыклар пешерергә дә өйрәнеп үссеннәр. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән бергә үткәргән чарабыз, миллли ризыклар буенча мастер-класс уңышлы узсын, нәтиҗәле, дәвамлы булсын», - диде.

«Узган елны «Ак калфак» оешмасы үткәргән төрле бәйгеләрдә 15 мәктәп укучылары катнашып, призлы урыннар яуладылар. Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, укытучылары - Банисә Ниязова, Нурилә Шамратова, Гөлшат Дәүләтбаевага, укучыларга рәхмәтләремне белдерәм, киләчәктә дә бердәмлектә эшләргә язсын», - дип сөйләде Айсылу Юнысова.

Мәктәп китапханәсендә танылган «Сүзге» вокал ансамбле башкаруында җырлар яңгырады, ансамбль җитәкчесе Наҗия Хәкимова җылы теләкләрен җиткерде.

Мәктәпнең технология кабинетында милли ризыклар тулы табын артында мастер–класс чарасында катнашучыларның чыгышлары дәвам итте. Монда Тубыл шәһәренең иң оста хуҗабикәләре, «Ак калфак» әгъзалары Людмила Кәримова себердә төрле милләт халкы яраткан милли ризыгыбыз баурсак, пәрәмәчне, Фәния Мелибаева кош теле, баурсак пешерү серләре, рецептлары белән уртаклаштылар. Зирәк, җитез, аш-суга уңган осталарыбызны тамашачылар таң калып тыңладылар. Людмила Кәримова: «Бәйрәмнәрдә табыннарны бизәгән милли ризыкларыбыз булганда, гореф-гадәтләребезне саклап, гаиләдә милли, дини бәйрәмнәрне үткәрсәк - милләтебез, динебез, мәдәниятебез дә сакланыр», - дип нәтиҗә ясады.

Тәмле чәй табыны артында мәктәпнең «Сүзге» ансамбле, Наҗия Хәкимова, Айсылу Юнысова башкаруында моңлы җырлар белән бәйрәм дәвам итте. Айсылу ханым «Ак калфак» оешмасы уздырган һәр чараны фото һәм видеога төшереп, оешманың тарихын саклап баруда ярдәм иткән фотограф Гали Сәитовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836