#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күпне күргән бабаем

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем бабаем – Алимчан Турышев 1907 елның 9 маенда Тубыл районы, Вәчир авылында туган. Сугыш башлангач, бабаемны сугышка алып китәләр. Ул вакытта аңа нибары 33 яшь кенә була. Ул Карелия фронтына 128 нче укчы Себер дивизиясенә эләгә. Соңрак аны Финляндиягә разведкага җибәрәләр, ә Финляндия – немецларның союздашы була.

Киң Свирь елгасын көймәләр, саллар белән кичкән чакта, немецлар аларны бомбага тоталар. Бу хәлләрне сөйләгәндә, бабаемның күзләре яшьләнә иде.

Аллаһы Тәгалә ярдәме беләндер, аларның салларына бомба төшми. Әйләнә-тирәдә кап-кара төтен, бомбага эләккәннәрнең куллары, аяклары, башлары күккә оча иде, дип сөйли иде бабаем. Шушы сугышта катнашкан бабаема һәм исән калган иптәшләренә “Батырлык өчен” медале бирелә. Аннан соң, сугыш беткәнче, бабаем укчы, минометчы булып сугышкан. Ул Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Германиягә Рейхстагка җиткән. Германиядә аягы, күкрәге, башы яралана. Сугышта кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен ул бик күп медальләргә ия булган. Бабаемның үзеннән башка биш бертуган энесе дә сугышта катнашалар. Аларның икесе генә исән-сау әйләнеп кайталар, ә бабаем көзен - 1946 елда гына туган авылына аяк баса. Ә өендә аның 4 баласы калган була. Бабаемның ике кызы әле исән, оныклары күп, Аллага шөкер. Бертуган энеләре – Рәхимчан, Мөхәммәтчан, Хисәмит, Вәлиәхмәт, Яхъя һәлак булганнар. Ә әнием ягыннан Азановлар - Абдрахман һәм Әбдрәхим цицәйләр сугыш кырларында ятып калганнар.

Бу сугышлар турында бабаебыз безгә күп сөйләде. Ул: “Үз күзең белән күрмәгәнче, без кичергәннәрне күз алдына китерүе кыен, киноларда да алай төшерә алмыйлар”, - дип әйтә иде.

Шуның өчен балаларга, яшь буынга, картына-яшенә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, укучыларга тел ачкычы бирсен, укып, кеше булып, бәрәкәтле тормышта туган авылларыбызны яратып, ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Гөлфара АЗАНОВА,
Тубыл районы, Вәчир авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836