#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күркәләр салкынга бирешәме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Күркәләрнең туган ягы җылы яклар булса да, аларны дөрес тәрбияләгәндә салкынга да бик чыдамнар. Күркәләрнең иң зур “дошманы” — үтәли җил һәм һаваның артык дымлы булуы.

Кышкы салкыннар әлеге йорт кошлары өчен әллә ни куркыныч түгел. Әмма канатлы кошлар асралган бинада һава температурасы 2-3 градустан салкын булмаска тиеш. Күркәләрне җиргә коры салам түшәлгән бинада асрарга киңәш ителә.

Кыш айларында күркәне тәүлегенә өч тапкыр ашатырга кирәк. Аларның төп рационы — суда бераз җебетелгән ашлык катнашмасы. Ул җылылыгы 40-50 градустан артмаган сөткә бутап эшләнсә, аеруча файдалы. Күркәләргә бу ризыкны иртән һәм көндез бирергә киңәш ителә. Кичке ашка ашлыкны бөтен килеш бирергә кирәк. Ул арпа, бодай, кукуруз булырга мөмкин. Күркәләр кишер һәм чөгендерне дә яратып ашый. Азыкка өстәмә рәвештә вакланган имән чикләвеген кушканда, ул тагын да файдалырак булыр. Ләкин һәр күркәгә ул 40 данәдән артмаска тиеш. Кыш айларында кошларыгызны витаминнар белән сыйларга да онытмагыз. Киптерелгән люцерна яисә клеверның ваклап төелгән онын суда җебетеп, рационга кушарга кирәк. Киптерелгән кычыткан яисә миллек яфрак-ботакларын да шундый ысул белән бирергә була.

Нарат һәм чыршы ылыслары да кош-корт өчен кирәкле каротинга бай. Ылысларны озынлыгын 3-5 сантиметрдан арттырмыйча ваклап бирәләр. Күркәләр кышын өлгергән кызыл миләшне дә яратып ашый. Анысы һәркайсысына 10-15 граммнан артык булмасын.

Күркәләргә хәрәкәт кирәк. Шуңа күрә алар асралган абзарның кояшка карап торган көньяк өлешендә күркәләр иркенлектә йөрерлек мәйданчык булсын. Әлбәттә, җир өсте кардан тазартылырга һәм анда салам түшәлергә тиеш. Көндез аларны шундый шартларда озаграк тотыгыз. Җилле көн яисә салкынлык 15 градустан да түбәнрәк булганда, күркәләрне түбә яисә япма астында тоту яхшырак.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836