Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кызларның да бар төрлесе,
Йолдыз сыман серлесе.
Йөрәгеңнең тибешләрен
Аңлый алсын тик берсе.
Исемнәрен яза-яза
Кызлар яулык чигәрме?
Матур кәләш сайлап алыр
Үзе кебек чибәрне.
Туй атлары, һай, гайрәтле –
Таптап уза гайбәтне.
Асыл егет сайлап алыр
Үзе кебек һәйбәтне.
1957 ел. 15нче мәктәп. 10”в” класс. Соңгы имтиханнардан соң класс җитәкчебез Тубыл дәүләт пединститутына экскурсиягә алып барды. Быел 61 ел тула. Рәсемдәге кызлар инде әбиләр. Шул елларны искә төшереп, яңадан хыялланып яшәп алыйк...
Сулдан уңга: Мәрьям Ильясова, Гайния Сөләйманова (Юрмыда), Бибиҗамал Аитова, Ләлә Зәлилова, Аркадий Марченко, Алисә Пикиева (Вагайда), Хәмдия Гомәрова, Айнихәят Уразова (Урта Тарманда), Фирдәүс Мөхәммәтҗанова. Соңгы кызның исем-фамилиясен ялгышкан булсам, гафу итегез.
Айнихәят УРАЗОВА (ЗӘЙНЕТДИНОВА).