#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ләчек авылында хәтем ашы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

12-612 март көнне Тубыл районы, Ләчек авылы мәчетендә авыл астанасында ятучы Нәүф шәех рухына багышланган хәтем ашы авыл халкы, район себер татарлары автономиясе (җитәкчесе Гөлсем Рябикова), Кутарбитка авыл советы депутаты Ильяс Бугаев тырышлыгы белән өлкә күләмендә оештырылды. Әлеге чараны үткәрүнең икенче максаты - бүгенге көндә астананың карагачтан (лиственница) 6 почмаклы итеп буралган бурасының агачлары елдан-ел чери барганына борчылган халык ничек тә аны яңарту турында киңәшләшеп, бер фикергә килү иде. Кунакларны мөселманнар оешмасы җитәкчесе Нәсимә Алеева авылның уңган хуҗабикәләре белән ризык тулы өстәлләр әзерләп мәчеттә каршыладылар.

Халык җыелып өлгергәч, сүз астана бурасын төзекләндерү турында барды. Туган якны өйрәнүче галим-этнограф Ришат Рәхимов ләчеклеләргә яхшы таныш, чөнки ул ун еллар элек биредә булып, астананы, җирле халыкның тормышы, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, бай материал һәм музей өчен кызыклы экспонатлар җыеп кайткан иде.

12-5- Мин Төмән һәм Омск өлкәләрендәге 80 астанада булып, аларның 45ен тарихи һәйкәлләр исемлегенә керттем. Бүгенге көндә астаналарны өйрәнү эшен дәвам итәм. Ләчек авылы астанасы бурасы - бердәнбер яхшы хәлдә сакланып калган борынгы корылма - 19 гасыр архитектура һәйкәле ул. Оныкларыгыз да күрсен өчен сезгә аны ничек тә саклап калырга кирәк, - дип халыкка мөрәҗәгать итеп, галим: “Сезгә килер алдыннан “күремце” (күрәзәче) апам белән сөйләштем. Ул ата-бабаларыбыз тавышы белән әйтелгән: “Бурасын алып ташламасыннар, ул – авылның сакчысы”, - дигән мәгълүматны сезгә җиткерүемне үтенде”, - дип өстәде. Һәм фәнни чыганакларга таянып, ислам дине Себергә килгәнчегә хәтле, 12 гасырда Ләчек авылы булганын әйтте.

Аксакаллар сүзе буенча, астана бурасы 19нчы гасырда яңартылган. Ә карагач Уралдан китерелгән булырга тиеш, чөнки якын тирәдә, ләчеклеләр “тет” дип атаган мондый агач, бөтенләй үсми, дип әйтергә булыр иде, әгәр, бүгенге көндә авыл уртасында бердәнбер булып ялгыз бер агач үсеп тормаса. Аның икенчесен сугыш елларында кешеләр утынга кискәннәр дигән хәбәр дә саклана. Ләчек астанасында күмелгән шәех-миссионерның исеме мәгълүмат чараларында төрлечә күрсәтелә. Мәсәлән, “Юрумская Астанасын саклаучысы язулары” сачарында  (“Грамота хранителя Юрумской Астаны”) Суфа шәех ятуы турында сүз алып барылса, Ришат Рәхимовның “Астана - себер татарлары тарихы һәм культурасында” дигән китабында Надир шәех күмелгәне күрсәтелә. Ә тюрколог Н.Катановның “Баһаветдин шәех шәкертләренең Көнбатыш Себердәге чит кавемнәргә каршы алып барган дини сугышлары” (1903)  дигән хезмәтендә: ”Ләчек күле тирәсендә хөрмәтле Нәүф мавзолее” дип языла...

12-7Үзенең чыгышында Р.Рәхимов Н.Катанов фикере белән килешүен белдереп, астана бурасындагы төрле зурлыкта уелган берничә тар тәрәзә урыннарындагы язуларны: “Ислам диненең 5 баганасы – һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле 5 фарыз язылган булырга тиеш”, - дип аңлатты. Сазъяк арты авылларында яшәүче себер татарлары тормышын өйрәнүче Тубыл галимәсе Гөлзифа Бакиеваның да чыгышы җирле халык өчен кызык һәм файдалы булды. “Наследие” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Ришат Хәлит улының башкарган хезмәтенә югары бәя биреп, рәхмәт әйтте һәм астанага “Тарихи-мәдәни мирас объекты булган хөрмәтле Нәүф мавзолее “Ләцек астана” – Төмән өлкәсенең регионара әһәмиятле һәйкәле” дигән язу куярга тәкъдим итте. Күптән түгел генә эшен башлап җибәргән өлкә себер татарлары автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганова оешма башкарган эшләре турында сөйләп: “Таныштык, белештек, сораулар булса, рәхим итеп безгә мөрәҗәгать итә аласыз”, - дип, ярдәм итәргә әзерлекләрен белдерде. Тубыл кунаклары – җирле шагыйрә Галия Абайдуллина изгеләр яткан йорты булган авылга багышлап язган шигырен укыды. Диләфрүз Гасыймова да ислам диненә мәдхия җырлаган ак шигырен сөйләде. Кунакларны тыңлаганнан соң, Күкрәнде авылы мулласы Күчем Гайсин якташлары исеменнән рәхмәт белдерде һәм нәтиҗә ясап:

- Бу очрашуны гади утырыш түгел, ә фәнни конференция дип атарга да мөмкин. Чөнки галимнәр, күренекле кешеләр чыгыш ясадылар, үзебез өчен күпме яңалык, күпме файдалы, фәнни нигезле мәгълүмат тупладык. Ришат әфәнде дөрес әйтә, астана – ул, чынлап та, ләчеклеләрне саклый, аларга булыша. Башка авыллар белән чагыштырганда, халкы бай яши, “ырсыклы” (ризыклы, уңышлы), тәртипле, иманлылар”, – диде.

12-4Сүз астана бурасы турында баргач, Ришат Рәхимов бурага тимичә, аның тыш ягыннан карагачтан шундый ук яңа бура утыртырга тәкъдим итте. Авыл мулласы, 2009 елдан астана караучы Исхак Сөләйманов, бу очракта эчтәге бура җилләтелмәү сәбәпле, тиз арада череп бетәчәген һәм, өстәп, авыл халкының астанага кагылып, шәех рухын “камачаулап”, бәддога алудан саклануларын әйтте. Ырым-шырымнарга ышану ислам динендә ширк – иң зур гөнаһ итеп каралса да, авыл халкы ата-бабаларыннан килгән ырым, табуларга ышана. Моңа, әлбәттә, яшәү дәверендә расланган нәтиҗәләр дә сәбәп булып тора. Мәсәлән, яз, җәй айларында Ләчеккә килүчеләр авыл уртасындагы сулыкта һәм күлләрендә беркемнән курыкмыйча йөзүче аккошларны күреп гаҗәпкә калалар. Җавабы шунда -  авыл халкы аккошны “изге кош” дип атап, беркайчан да аучы аңа мылтык төзәми. Ятларны да кисәтеп, ачлык елларында булган хәлне сөйлиләр. Зур гаилә башлыгы чарасызлыктан аккош атып кайткач, яшертен генә аны пешереп ашыйлар. Ләкин, без капчыкта ятмый, дигәндәй, авыл халкы берничә көн рәттән шул йорт түбәсенә ялгыз аккош килеп кунып, өй түбәсен чукыганын күзәтә. Озакламый Ватан сугышы башлана, шул гаиләдән 3 ул фронтка китеп, берсе дә әйләнеп кайтмый, ә бераздан токымнары да бетә... Исхак Мөҗип улы да әйткән фикерен дәлилләп:

- Астана бурасына кагылырга беркем дә теләмәячәк. Чөнки 3 ел элек бура эченә ишелеп төшкән берничә агачны чыгарып янына салыр өчен ике егетне чакырган идем. Бер ай вакыт та үтмәде, икесе дә һич тә көтелмәгән күңелсез хәлгә юлыктылар, - диде. Чараның төп оештыручысы Ильяс Бугаев: “Мин, мәсәлән, бурага кагылмыйча, 6 почмакка багана куеп, профлисттан лапас ясарга тәкъдим итәм. Ул бураны җил-яңгырдан саклаячак. Бу эшне озакка сузмыйча, бер фикергә килеп, төгәлләргә тырышыйк”, - дип халыкка мөрәҗәгать итте. Чараның төп өлешенә күчеп, Исхак Мөҗип улы хәтем ашын Нәүф шәех рухына багышлады, һәркемгә изге теләкләр юллаганнан соң, Күчем Нәҗип улы Коръән укып, дога кылынды. Чара авыл клубында дәвам итте. Биредә аларга Р.Рәхимов Тубыл шәһәрендә үткән I бөтенроссия “Кеше һәм иман” телерадио фестивалендә махсус призга лаек булган “Регион-Төмән” телерадиоширкәтенең “Дусларга сукмак” тапшыруын алып баручы Диана Хәлилова әзерләгән “Алар 366 иде” фильмын карарга тәкъдим итте. Аннары сәхнәгә Сүзге һәм Күчем хан образында Луиза Шәмсетдинова белән Маннур Суючбакиев чыгып җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың “Сүзге ханбикә” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачыларга онытылмаслык мизгел бүләк иттеләр. Луиза Алимчан кызы ханыбыз исемен йөртүче Күчем Гайсинга истәлекле бүләк – Тубыл рәссамы Роза Әминованың “Искер – себер ханлыгы башкаласы” картинасын тапшырды. Халыкны ял иттереп, дәртләндереп Тубыл себер татар мәдәният үзәге җырчысы Хәсән Хучашев, Айгөл Гарипова, Санниково авылыннан Гүзәл, Шамил, Илнар, Зилия Колмәмәтовлар үзләренең матур җырларын башкардылар. Чарага нәтиҗә ясап, Ильяс Бугаев килгән кунакларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836