#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ләйсән” ансамбле

последние и лучшие новости искусства в мире

17-8Заводоуковск районында бердәнбер татар авылы булуга карамастан, Түбән Егәнледә татарлык рухы сүнми, сүрелми. Чөнки биредә татар җанлы, туган телебезне яраткан, мәдәниятебезгә чын күңелдән гашыйк милләттәшләребез яши. Моңа без өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Ялутор районында узган “Халык сәнгате” фестивалендә тагын инандык. Тиздән үзләренең 25 еллык юбилейларын билгеләргә әзерләнгән “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе Гөлшат Кәлимуллина үзләре белән таныштырып:

- Ансамблебездә 9 хатын-кыз җырлый. Репетицияләргә һәркем теләп, йорт хезмәтләрен, гаилә мәшәкатьләрен онытып торып бик теләп йөриләр. Аларны без китапханәче Зөлфирә Ярова белән чәйләр куеп көтеп алабыз. Хатын-кызларыбыз өйләреннән төрле тәмле ризыклар пешереп китерәләр дә, биредә сыйланышып, җырлашып, яңа җырлар өйрәнеп ял итеп кайтабыз. Без тамашачыларыбызның теләкләрен канәгатьләндереп халык һәм замана җырларын да башкарабыз. Кызганычка каршы, гармунчыбыз юк, ләкин без югалып калмыйча, җырларның музыкасын фонограммага яздырып алабыз. Без инде ансамблебез белән гел җырлап кына йөрмибез, хатын-кызларыбыз төрле бәйге-ярышларда катнашып, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтәләр. “Ләйсән” ансамбленнән башка “Яшьлек” җыр һәм “Шаян” бию төркемнәре белән дә эшлибез. Бердәнбер татар авылы булгач, район мәдәният бүлеге безгә ял итәргә вакыт бирми, безне төрле чараларга чакырып торалар. Костюмнар тегәргә матди ярдәм итәләр. Күрше авылларга концертлар белән чыгарга, яисә өлкә, район бәйге-фестивальләренә, Сабан туйларга барырга кирәк булган очракта да транспорт эзләп аптырамыйбыз. Форсаттан файдаланып, безнең хезмәтебезне күрә белгәне, олы бәя биргәне өчен җитәкчебез Римма Григорьевна Назаровага олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Ә без “Ләйсән” ансамбленә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулап, юбилейларын лаеклы рәвештә каршыларга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836