Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
24 март көнне Тубыл районы, Ләчек авылында Көлцән бәйрәме, гадәттәгечә, бик күңелле узды. Быел яз соңарып килү сәбәпле, сазъяк арты авылларына кышкы юллар бер дә бозылмаган әле. Шуңа өлкәнең төрле почмакларыннан туган авылларына зур әманәт белән кайтучылар саны да күп булды. Бәйрәмне ләчеклеләр иртәнге сәгать 8дә, авылның бер очыннан башлап җибәреп, олысы-кечесе: “Көлцән! Көлцән!”- дип өйдән-өйгә йөреп, бүләкләр җыйдылар. Халык бәйрәмгә үткән еллардагы кебек ук ныклап әзерләнгән: һәр йорттан кәнфит-прәник, бәйрәмнең төп азыгы булып саналган төче калачтан (көлцән) башка балаларга төрле уенчыклар, хуҗалыкта, бакчачылыкта кирәкле әйберләр дә чәчтеләр.
3 сәгатьтән артыкка сузылган бәйрәм Гайсиннар йортының ишек алдында һавага шарлар җибәрү, халыкның бергәләп: “Киләсе елларга да очрашып-күрешергә язсын, Ходай һәркемгә сәламәтлек, имин тормыш, бәрәкәтле ризык бирсен!” – дигән теләкләре һәм Раил Назыровның фейерверк аттыруы белән тәмамланды. Аннары гына авылдашлар бер-берсе белән яңадан күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып, көлцән чәенә чакырдылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.