#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәргә ихтирам белән

последние и лучшие новости искусства в мире

43-2Өлкән яшьтәге ветераннарны юбилейлы туган көннәре белән тантаналы рәвештә котлау Аслана авыл хакимиятендә күптән традициягә кергән. Бу юлы биредә ике тыл ветеранын 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләделәр. Аслана авылында яшәүче Алия Абдрахман кызы Бакиеваны авылдашлары яшенә түгел, ә тормыш тәҗрибәсенә, зирәклегенә карап хөрмәтлиләр. Юбилярны котларга халыкны социаль яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова килделәр.

Алар әбигә РФ президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, бүләкләрен тапшырып, изге теләкләр юлладылар. Матур сүзләр әйтүчеләр күп булды. Энесе белән 59 ел бәхетле гомер кичергән килене Фәүзия Бакиева әбине йомшак күңелле, ярдәмчел, эшчән дип мактады. Ахирәтен котларга 93 яшьлек Галия Хәлитова да килгән иде. Ул яшьлек елларын искә алып, ничек бүре дип этләрдән курыкканнарын сөйләп кунакларны көлдерде. Якын туганы Ильяс Бакиев та үзенең балачак хатирәләре белән бүлеште. Ул апаеның эшкә китәр алдыннан кайгыртучан куллары белән мичкә чуен кәстрүлен утыртып китеп, кайткач, балаларны тәмле ботка белән сыйлаганын күңелле итеп сөйләде. Аннары Аслана татар мәдәният үзәге артистлары матур җыр-биюләр башкардылар.

Алия Абдрахман кызы язмышына зарланмыйча, шөкер итеп яши. Чөнки тормыш юлында бары тик яхшы күңелле кешеләр генә юлдаш булган. Кызы белән улын ялгызы аякка бастырган, биш оныгын тәрбияләргә булышкан, туганнары өчен ышанычлы терәк тә була алган. Хәзер бала-оныклары җыелышып килгәч, төп йорт эче 8 нәбәрәсенең шаярган бәхетле тавышлары белән тула. Кем белә, бәлки нәбәрәләре яннарында нинди кадерле, сокланырлык язмыш кичергән кеше яшәгәнне аңлап җиткермиләрдер дә әле... Бүгенге көндә Алия әбинең җаны тыныч, йөрәген бары шатлык кына били. Әмма тормыш юлы гел тигез булмаган. Балачагы аның сугыш елларына туры килә. Әтисе, хатынын 4 бала белән калдырып, беренчеләр рәтендә фронтка китеп, октябрь аенда ук һәлак була. Алия 8 сыйныфны тәмамлагач, авыру сәбәпле, укуын дәвам итә алмый, аңа зурлар белән бергә эшләргә туры килә. Сугыштан соң ул Буденый исемендәге колхозда эшли, аннары 1957 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы Киров исемендәге колхозда бозаулар карый. Тырыш хезмәте өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, медаль-билгеләр белән бүләкләнә.

43-3Бакиевлар гаиләсеннән чыккач, хөрмәтле кунаклар Кактамак авылына, 8 бала үстергән Саимә Насыйбулла кызы Таҗетдинованы котларга ашыктылар. Бүгенге көндә әбинең 15 оныгы, 14 нәбәрәсе һәм 3 нәбәрә баласы бар. Саимә Насыйбулла кызы гомер буе колхозда сыер савучы булап эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булган. Кунакларны әбинең кызлары Суфия белән Камилә ачык йөз, тәмле сүз, ризык тулы табын белән каршыладылар. Кунаклар юбилярга изге теләкләр белән бергә Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, район һәм авыл хакимиятенең бүләкләрен тапшырдылар. Ә Аслана һәм Кактамак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлар башкардылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836