Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубылның “Синтез” мәдәният һәм сәнгать йортының тамашачылар залында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте. Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны Фәннүр хәзрәт Казыймов Корбан гаете белән котлап, Коръән аятьләрен укып, фатиха бирде. Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин котлап, изге теләкләрен юлладылар. Дини бәйрәмнәр мәчетләрдә генә түгел, мәдәният йортларында үткәрелүе күңелләребезгә иман нурын өстәп, бердәмлектә, шатлыклы вакыйгаларны үткәрү матур традициягә кергәнен күрсәтә.
Чараны оста алып баручы Лилия Фәизова белән Ален Зәйнетдинов Корбан гаете бәйрәменең мәгънәсен аңлатып, бәйрәм концертын башладылар. Сәхнә йолдызлары исеменә лаек булган, себер-татар мәдәният үзәгенең танылган җырчылары Зөһрә Тимергалиева, Хәсән Хучашев, Нурхәят Шаһбанова, Айсылу Юнысова, Динара Әбсәламова, Зөлфия Айтбакова, Айдар Ниязов, ”Тубыл кызлары”, “Себер нурлары”, “Мирас” бию ансамбльләренең, яңа оешкан “Таң” вокал уен корал ансамбленең, нәфис сүз осталарының чыгышларын тамашачылар алкышлар белән озаттылар. Дини темага сәхнәләштерелгән күренештә “Балага исем кушу” йоласын үзешчән артистлар оста уйнап күрсәттеләр. Залда туган телне, мәдәниятне, дини бәйрәмнәрне хөрмәт иткән милләттәшләребез җыелган иде. Корбан гаетенә багышланган концертны шәһәрнең иң зур тамашачылар залында үткәрү дә традициягә керде. Шәфкатьлелек, күңел тынычлыгы алып килгән изге бәйрәмгә багышланган концертны карарга күрше татар авылларыннан да килүчеләр күп булды. Һәркем канәгать булып, теләкләр теләп, рәхмәт сүзләрен әйтеп концерттан таралдылар.
Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ, фотолары.