Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан, үткән атнаның якшәмбесендә өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчелегендә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә тантаналы чара – Мәүлет бәйрәме уздырылды.
Бәйрәмне матур, эчтәлекле итеп татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин алып бардылар. Алар җыелган халыкка Пәйгамбәребезне олылап, аның дөньяга килүе, тормышы турында сөйләделәр. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, шигырь-мөнәҗәтләр, Пәйгамбәребезне зурлаган салаватлар, тәкъбир әйтелде, вәгазьләр сөйләнде.
Бәйрәмнең кунаклары - милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин һәм ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. А.Шевелев хөкүмәтебезнең бүгенге көндә дини берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә булуына игътибар итте. Мәчетләрне төзекләндерү һәм яңаларны салу, нинди эшләр алып барылганлыгы, өлкәбездәге төрле милләтләр, дин вәкилләре арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек барлыгын горурланып сөйләде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы дөньяларга тынычлык теләп, дус-тату яшәргә чакырдылар.
Тантаналы бүлектән соң бирегә килгән халык мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында бу чараны оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, догалар укып, чәйләр эчеп, изге ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын дигән теләкләр белән таралыштылар.
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.