#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Математика сөюче Камаловалар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-2Кәбирә һәм Тәкыйулла Камаловларның олы кызлары Әлфия кечкенәдән математиканы яратты. Һөнәр сайлауда да эзләнеп аптырамады – укытучы булачак! 10 классны тәмамлаганнан соң, 1966 елда хезмәт юлын Явызбы башлангыч мәктәбенең озынайтылган көн төркемендә тәрбияче булып башлый. Төмән дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында читтән торып укый.

1968 елда туган авылы – Муллаш мәктәбенә математика укытучысы булып кайта. 1973 – 1978 елларда директор вазифасын да башкара. “Мәктәп коллективы бер гаилә шикелле иде, - дип сөйли Әлфия Хәлиуллина. – Бергәләшеп эшләдек, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрдек. Клубта, терлекчелек фермасында, кырда лекцияләр укый, концертлар куя идек. Ничек кенә өлгергәнбездер – яшь булганбыздыр инде”. Ул 2005 елга кадәр Муллаш балаларына математикадан белем бирде.

Әлфия белән Мәхметсабир Хәлиуллиннар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Земфира Муллаш мәктәбендә математика фәнен укыта. “Оныгым Диана мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Төмән индустриаль университетына бюджет нигезендә укырга керде”, - дип шатлыгы белән уртаклаша Әлфия Тәкыйулла кызы. Монда, әлбәттә, аның да өлеше зур: имтиханнарга әзерләнгәндә нык ярдәм итә.

Әлфия Хәлиуллина – РСФСР халык мәгарифе отличнигы, күп балалы ана, 15 оныкның әбисе, 2 нәбәрәсе дә үсеп килә. Өйләрендә гел бала тавышы яңгырап торган дус-тату гаиләнең хуҗабикәсе җәен 70 яшьлеген каршы ала. Ул – балаларына, онык-нәбәрәләренә терәк, ә алар – шатлык алып килүчеләр.

Апалары үрнәгендә сеңелләре Гөлчәрә һәм Флора да Тубыл пединститутының физика-математика факультетында укыйлар. Бәлки әле Камаловаларга төгәл фәнгә мәхәббәт әтиләре Тәкыйулладан күчкәндер. Ул әтисез үскән. 4 класстан соң, әнисенә булышырга кирәк булган, эшли башлаган. Белемле баланы 14 яшендә “Коммунизмга” колхозының хисапчысы итеп алганнар. Армия хезмәтеннән соң “Тополя” хуҗалыгында бухгалтер вазифасын башкара.

Флора Шаргабдуллина 1991 – 2003 елларда Шыкча урта мәктәбендә математика фәнен укыта. Гөлчәрә Назметдинова да 1982 елдан тормышын педагогик хезмәт белән бәйли: тәрбияче, математика укытучысы, директор урынбасары, директор, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны.

Барлык укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына һөнәрләренә тугрылыклары, Ватаннарына һәм кешеләргә хезмәт итүләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Тәския НАЗМЕТДИНОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836