#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Матур киләчәк турында уйлар белән яшәдек”

последние и лучшие новости искусства в мире

51-6Аромаш районында 4 татар авылы бар: Яңавыл, Үткәрмә, Көсәйкүл, Чумык. Бу авыллар табигате белән хозурланырлык җирләрдә урнашканнар. Авылны ямьләндерүче, күркәмләндерүче халкы җылы сүзләргә лаек. Чумыкта яшәүче милләттәшләребез туган тел, дин, гореф-гадәт, йолаларын саклап матур көн күрәләр. Күп еллар өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яратып укыган гаиләләр дә бар монда. Яңалыклар белән кызыксынып яшәгән, якташларының тормышы турында укырга яраткан Сәгыйрь Таһир улы Ярмәтов Сәлисә кызы тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше Зәйнинур апаны соңгы юлга озатканына февраль аенда бер ел була.

Сугыш ветераны дигән таныклык тапшырылган Сәгыйрь абый сугыш елларына туры килгән балачак һәм яшьлек елларын искә алды. ”Сугыш башланганда без бала идек. 12 яшемнән хезмәт юлымны башладым. Салкын кышларны үгез җигеп, чаналарга утын, печән төяп район үзәгенә ташыдык. Язын җир сукаладык, чәчтек, урдык, җәен печән әзерләдек. Буем кечкенә булса да, калганнардан калышмаска тырыштым. Таңнан торып балык тотарга елгага төшә идем. Ачлыктан шулай котылдык. Тылда эшләгән хезмәтебез белән Җиңү яуларга өлеш керттек. Без батырлык күрсәттек дип мактанмыйбыз. Бөтен кеше дә ил өчен, фашистларны җиңеп чыгу өчен тырыштылар. Без матур киләчәк турында уйлар белән яшәдек. Бу еллар минем хәтеремдә мәңге онытылмаслык булып калды. Сәламәтлек нык какшаган, аяклар авырта. Яшь буын үткәннәрне өйрәнергә, бүгенге бәхетле тормышның кадерен белергә тиеш”, - дип сөйләде 89 яшендә барган Сәгыйрь бабай. Сугыш тәмамлангач, ул хезмәт юлын колхозда дәвам итә. Гаилә корып Зәйнинур апа белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бакчада төрлесен утырталар, хайваннар үстерәләр. Балаларны укытырга, урнаштырырга кирәк була. Күп балалы гаиләдә бер-берләренә ярдәмләшеп үскән балаларына алар сөенеп яшиләр. Үзләре колхозда, аннары фермада хезмәт итәләр, балаларына үрнәк булырга тырышалар. Ярмәтовлар гаиләсенең   тормыш юлында кайгысы да җитәрлек була. Югалту ачысын кичергән Сәгыйрь бабай 25 яшендәге улы Наил юл һәлакәтендә һәләк булганын күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде. Түзем, сабыр булырга кирәк дип теләкләрен юллады. Сәгыйрь бабай бүгенге пенсиясе, тормышы белән канәгать булып яши. ”Балалар, туганнар килеп хәлемне белеп торалар. Сәлисә кызым ярдәмчел, өем җылы, кияргә кием, ашарга ризык җитәрлек. Илгә тынычлык, башлыкларыбызга аек акыл телим”, - дип саубуллашты ул.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836