Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ни сөенеч! Халкымның күплегенә-барлыгына, берлегенә, хаклыгына шатланам. Безнең милләттәшләр арасында телен, динен, халкын яраткан, киләчәк өчен кайгырткан, олыларны хөрмәт иткән шәхесләр арасында Айсылу Юнысованы да әйтер идем. Ул байтактан “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе. Балалар өчен дә, зурлар-олылар өчен дә туганнары, дуслары белән “Ак калфак”ның әгъзалары ярдәмендә бәйрәмнәр, күрешүләр оештыра. Мәүлид ән–Нәби көне белән ятим балаларны шатландырып, Яңа ел, Җиңү көне, Өлкәннәр көне белән котлап “Бердәм Россия”нең һәм үзенең бүләкләрен өләшеп, бәйрәм-кичәләр үткәрә.
Бу юлы ул дусларын, туганнарын җыеп, “Ак калфак” әгъзалары белән “Яшәсен туган телем” җыентыгының чыгу уңаеннан миндә шигърият һәм күрешү кичәсе үткәрәсе килде. Аның теләген хуш күрдем дә, каршы килмәдем.
Кунаклар арасында танышлар да, түгелләр дә бар иде. Алар үзләрендәй матур, сүзләрендәй татлы, чагыштыргысыз ризыклары белән өстәлне мул итеп бизәп куйдылар. Сүзләр–чыгышлар берсеннән-берсе матур, мәгънәле, эчтәлекле булдылар. Бигрәк тә Равилә Фазыйлова, Флорида Марганова, Фәүзия Мөслимова, Гөлшат Сухова, Людмила Кәримова, Майкамал Имамова, Айсылу Юнысова сүзләрне кесәләрдән эзләүчеләр түгел иделәр. Миңа да сүз бирделәр. Шобага формасында кунакларга “Сагыну такмаклары” бүләк иттем, шигырьләр укыдым. Кунакларның сүзләрен-чыгышларын тыңлап хәйран да булып утырдым. Безнең татар арасында милләтен, җирен, телен, динен, шигърият яратканнар бар икән ләбаса! Шигырьләремне дә укыдылар, мактау сүзләрен дә аямадылар. Барысының да күрешергә сагынулары сизелеп торды. Бу матур күңелле утырышны Тимур хаҗи Ниязов, кунакларның соравы буенча, фотоларга төшереп барды.
Айсылу ханымның бу күрешүне оештыруында аның якыннарының булышлыгы да сизелеп торды. Хәләл җефете Тимур хаҗи Ниязов, улы - Ямбай мәчете имамы Рисат-Эдуард хаҗи Юсупов читтә калмаганнар, ярдәм иткәннәр, көч өстәгәннәр, илһам биргәннәр.
Рәхмәт, дуслар, туганнар! Инде ашыйсын ашадым мин, яшисен - яшәдем. Сезгә алгы көннәрдә шигъриятне, халкын, телен, динен, туганнарын, дусларын яратканнарга һәм хөрмәт иткәннәргә, Тәңренең рәхмәте явып торсын, исәнлектә, бәхет-шатлыкларга күмелеп, күрешеп яшәгез дигән теләктә калам.
Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.