#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли экспозиция ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-2Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре уңаеннан “Төзүче” мәдәният сараенда беренче катта фойеда “Себер мирасы” экспозициясе ачылды. Ачылу тантанасында Төмән шәһәре Думасы депутаты Алексей Чирков, «Төзүче» милләтләр мәдәниятләре йортының вакытлыча директор вазифасын башкаручы Ольга Тереня катнашып, тәбрикләп киттеләр.

Экспозицияне өлкә милләтләр мәдәниятләре йортында татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әзерләгән. Гөлнара Вәлиулла кызы рәхәтләнеп үзенең иҗат җимеше белән таныштырып, аның турында сөйләде.

- Быел беренче тапкыр татар һәм башкорт халкы катнашында башкарылды ул. Башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәүлидә Хәйруллина бу эшкә бик җаваплы карады. Кунакларны “Ихлас” фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлзифа Нигъмәтуллина) белән бергә “Ургалыш” башкорт ансамбле әгъзалары да музыкаль бизәлеш белән каршы алдылар. Айгөл Акбалина башкорт, мин татар мәдәнияте турында сөйләдем.

Экспозициядә иң зур урынны фотокүргәзмә алып торды. Бу чарага әзерләнгәндә күп истәлекләр, вакыйгалар күз алдыннан үтте. Фоторәсемнәрдә өлкәбездә мәдәниятне үстерүдә аерым урын алып торган инде безнең арабыздан киткән шәхесләр дә күп иде. Мәсәлән, берничә китап авторы, күп еллар мәдәният белгечләрен әзерләгән, төрле мәдәниятләрне өйрәнгән, татар фольклорын үстерүдә чагыштыргысыз өлеш керткән Вәлимә Ташкалова, озак еллар Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Кәримова, җырчы, композитор, шагыйрь Рөстәм Русин, себернең танылган фольклорчысы, саллы җыентык әзерләп бастырган Әлминур Патршина, әлбәттә, озак еллар өлкә татар автономиясен җитәкләгән Ришад Зиганшин һәм башкалар. Тагын да өлкәдәге күренекле ансамбльләр фоторәсемнәре бар. Алар безнең бик күп. Тагын да мәдәниятебез сагында торган һәм хәзер эшләп килүче оешмалар җитәкчеләре дә лаеклы урын алдылар.

Татар һәм башкортларның өйләрендәге кунак каршылый торган өлешләрне дә бар күңелемне биреп булдырдым. Анда төрле милли киемнәр, милли бизәкле савыт-саба, чигелгән ашъяулыклар, япмалар, кулдан тукылган келәмнәр һәм башка күп әһәмияткә ия көнкүреш әйберләре урнаштырылды. Өстәлләрдә яңа әдәбият, татар һәм башкорт аш-сулары турында китаплар урын алды. Балалар өчен милли киемле курчаклар бик кызыклы булачак. “Төзүче” йортының киемнәр буенча белгече ярдәмендә курчакларны татар һәм башкорт милли киемнәренә киендердек – бик күркәм килеп чыкты. 7-5Җыр-бию белән кунакларны матур итеп озаттык. Һәркем канәгать булып кайтып китте.

Рәхмәт, Гөлнара. Зур эш башкарылган. Фоторәсемнәрдәге йөзләрдә соңгы еллардагы өлкәбез мәдәнияте тарихы чагылса, тарихи көнкүреш әйберләрендә борынгыдан килгән мәдәни байлыкларыбызны барларга була. Монда мәдәният йорты эшләгән теләсә кайсы вакытта кереп карарга, мәдәни мирасыбыз, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеге һәм этник уртаклыгы белән танышырга мөмкин.

Экспозиция 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле, QR-код кирәкми.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836