#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли интеллигенциянең мәктәп-тәрбиячесе

последние и лучшие новости искусства в мире

(Истәлекләрдән)

Мин, Гәүһәрә Сафи кызы Кутумова, 1923 елда туганмын, педагогик хезмәт ветераны, 1941 елгы чыгарылыш укучысы. Менә инде 100 ел 15нче урта мәктәп үзенең укучыларына белем һәм тормышка юллама бирә. Минем бу мәктәп турында иң яхшы истәлекләрем күңел түрләремдә саклана. 1935 елда Иштаман башлангыч мәктәбен тәмамлап, шәһәрнең 15нче мәктәбенә (ул вакытта җидееллык була) укырга килдем. Безне, берничә рус сүзен белгән ун яшьлек укучыларны, бик җылы каршы алдылар. Ул вакытны директор булып Мөхәммәтулла Нимаш улы Урамаев эшли иде, ә ике елдан соң аны Зыя Кашшаф улы Фассахов алыштыра. Аны Казанда югары белем алганнан соң, Омск өлкә халык мәгарифе бүлегеннән безгә җибәрәләр. 1938 елда яңа директорның тырышлыгы белән мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә һәм укулар 10 сыйныфка кадәр дәвам итәләр. Беренче чыгарылыш 1940 елда була, ә икенче чыгарылышта, бәхетле киләчәк турында хыялланып мин үзем катнаштым.

1941 елның 18 июнендә саубуллашу кичәсе булды, ә дүрт көннән соң иң куркыныч булган - Бөек Ватан сугышы башланды.

Укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмау сәбәпле, мин башлангыч классларда укыта башладым. Утыз ел эшләгән чорда эштә дә, өйдә дә төрлесе булды, ләкин, мине белемгә сусаган балалар көтә дигән уй алга барырга ярдәм итте.

Тормыш иптәшем Хәмит Хөсәен улы Кутумов (1935 елда туган) 15нче “җидееллык” мәктәпне тәмамлый. Бөтен сугышны диңгез флотында хезмәт итә. Аларның “Охотск” исемле корабльләре аерым хәлдә күрсәткән батырлыгы өчен “Гвардия экипажы” исеме белән бүләкләнә. Биредә хезмәт иткәннән соң, ул беррәттән уку белән смена инженеры булып эшли. Тиешле белем алгач, лаеклы ялга киткәнче Тубыл аэропортында хезмәт итә. Биредә аңа эшен яратып башкарганы өчен “Аэрофлот отличнигы” исемен бирәләр.

Без Хәмит белән биш бала тәрбияләп үстердек. Икенче улыбыздан башка барысы да 15нче мәктәпне тәмамладылар. Габил һәм Набил мәктәптән соң Выборг авиация училищесына укырга керделәр. Габил гомере буе летчик булып эшләде, Набил лаеклы ялда булса да, яраткан эшен ташламый – авиатехник булып эшли. Кызыбыз Фәридә мәктәптән соң Төмән дәүләт университетының химик факультетын сайлый, хәзерге көндә Брянск шәһәрендә федераль эксперт булып эшли. Кече улыбыз Фәрид Харьковск хәрби-авиация инженерлар училищесын тәмамлый. Хәрби летчик буларак, ул “кайнар нокта”ларда катнаша. Хәзерге көндә лаеклы ялда, ул оныгы да бабасының юлын сайлар дип хыяллана. Улы Камил, Бизино урта мәктәбен тәмамлап, рәссам һөнәрен сайлый.

Барлык гаиләбез белән 15нче мәктәпне юбилее белән тәбриклибез һәм безгә биргән изгелекләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.

Равилә КУТУМОВА әзерләде,Тубыл шәһәренең
15нче мәктәбенең музей җитәкчесе.
Тубыл шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836