Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Милли тарихны өйрәнергә килегез!”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-4Төмән шәһәренең Володарский урамы, 47 нче йортта урнашкан «Себер легендалары» сувенирлар галереясе бар. Монда зур булмаган бүлектә «Борынгы Төмән татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән күргәзмә ачылды, май аеның ахырына хәтле булачак. Экспонатларның күбесе Ямбай авылы музееннан китерелгән.

Бөек татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗәни, өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел, дип әйтеп калдырган, диләр.

Ошбу, халкыбызның монда куелган әүвәлге вакытлардагы киемнәрен күреп, бүгенгесе белән чагыштыра алабыз. Хатын-кызларның матур итеп, төрле бизәкләр белән тегелгән төрле төстәге читекләре бар. Аларның күбесен сәүдәгәрләр Казаннан китергән булсалар да, үзебезнең себердә дә осталар булганнар. Безнең якларда берәү дә чабата киеп йөрмәгән, матур итеп яхшы күннән итекләр тегә белгәннәр. Мин үзем Себер татарлары һәм башка яктагы, ягъни Идел буе татарлары арасында аерма күрмим, охшашлык бар, шулай ук озын итәкле, тәнне каплаган күлмәкләр, чәчләрне каплап йөрү, яулык бөркәнү хас (тиеш) булган. Тарих битләренә карасак, табабыз: «Ә инде тукымаларга килгәндә, аерма бар икән. Казан татарлары хатын-кызлары башкачарак тукымалардан тегелгән күлмәк кисә, Себердә яшәгән татар хатын-кызлары күлмәкләре Бохара, Сәмәрканд шәһәрләреннән кайткан тукымалардан җитештерелгән. Бу төрлелек татар гәмәли сәнгатенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтә».

Күргәзмәдә хатын-кызлар маңгайларын каплаган әйбер “калфак” дип аталса, себер татарлары аны “сарауц” диләр. Музей хезмәткәрләре аны 1920 гасыр башы фотоларына таянып, себер татарлары хатын-кызлары милли киеменең Идел буе татарларыныкыннан аерылып тора дисәләр дә, факт буенча бу кием Казанда тегелгән булган икән.

Монда тагын хөрмә төшеннән ясалган дисбе бар. Әлбәттә андыйлар Идел буе, Урал якларында булган. Ә безнең Себердә балык сөякләреннән җыйган булганнар (күргәзмәдә юк).

Мондагы хезмәткәрләрнең сүзләренчә, иң беренче максат – ул, әлбәттә, татар халкының үзара тарихи мөнәсәбәтен чагылдыру, өйрәнү. «Әйтергә кирәк, күргәзмә инде берничә атна эшли. Халкыбызның үткән тарих битләренә игътибар итеп, очрашулар үткәрү, фикер алышу, бигрәк тә мәктәп балаларын китереп, экскурсияләр оештырылып торса шат булыр идек. Милли тарихны өйрәнергә мөмкинчелекләр җитәрлек монда. Хуш киләсез”, - дип оештыручылар күргәзмәгә чакырдылар.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836