Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2021 елның декабрендә «Агропоколение» өлкә проекты кысаларында мәктәп укучыларының иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән «Киләчәктә минем авылым» дигән темага читтән торып эссе конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, гражданлык, милли үзбилгеләнгәнлек һәм үз Ватаның өчен горурлык хисләре тәрбияләү. Катнашучылар жюри хөкеменә үз авылларын киләчәктә ничек күрүләре турында конкурс-инша тәкъдим итәргә тиешләр иде.
Конкурсның беренче этабы мәктәп дәрәҗәсендә узды, мәктәп укучылары арасында оештырылды. Сайлап алынган эшләр Төмән өлкәсенең аграр белем бирү үзәгенә җибәрелде. Конкурста катнашучылар арасында актив һәм талантлы балалар ачыкланды. Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе укучылары да конкурста актив катнаштылар. 10 нчы сыйныф укучысы Ралинә Абдуллина (укытучысы Гүзәлия Муллачанова ), 9 нчы сыйныф укучысы Залинә Әфлитунова (укытучысы Вәсимә Хәлилова) катнашучы сертификатлары алдылар, ә 8 нче сыйныф укучысы Рамазан Хисмәтуллин (укытучысы Рузилә Хисмәтуллина) 2 нче урынны яулады.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Ләйлә МАДЬЯРОВА.