#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Могҗизалар базары”

последние и лучшие новости искусства в мире

38-5Тубылда “Себер энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршындагы мәйданда беренче мәртәбә “Могҗизалар базары” дип исемләнгән кызыклы чара үтте. Могҗизалы базар сәхнәсеннән әкият геройлары “Ефәк юл” белән Себергә Көнчыгыштан килгән сәүдә базарының үзенчәлеге турында сөйләделәр. Милли киемнәрдә чыккан алып баручылар Лариса Шамакова белән Салават Аллояров үткән көннәрдәге күренешләрне, тарихи вакыйгаларны хәтерләткән табышмаклар әйтеп, әкиятләр сөйләп, йолдызнамәләр белән таныштырдылар. ”Могҗизалар базары” төрки халыкларның күркәм йолаларын хәтерләтте. Базарларда бүген дә сатылган тәмләткечләрне бәйрәм тамашасына килгән кунакларга тәкъдим иттеләр.

Танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбленең биюләре, балаларның матур чыгышлары, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге артистлары - Хәсән Хучашев, Лариса Шамакова, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Сибирские напевы” ансамбльләре, Айдар Ниязов, Альберт Колмәмәтов, Айсылу Юнусова, Лариса Чәлилова, Илдус Уразмәмәтов башкарган җырлар бәйрәмне ямьләндерде.

Бу чара шәһәр себер-татар мәдәният үзәге инициативасы белән оештырылды. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”Шәһәр күләмендә үткәргән бәйрәмнәребезгә тагын бер матур, татар халкы өчен кызыклы бәйрәм өстәлде. Безнең шәһәр өчен - бу яңа проект. Киләчәктә җирле һөнәрчеләребезнең кул эшләре күгәзмәләре, остаханәләр, милли сөлгеләр, түбәтәйләр, читекләр сатуны да оештырырга планлаштырабыз. Программаны баетып, киңәйтеп үткәрүне күздә тотабыз. Бу яңа проектның авторы Рузалия Корманалиевага, үзәк хезмәткәрләренә, бәйрәмгә килүче бөтен шәһәр халкына рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - диде.

38-4Бәйрәмдә балалар өчен берничә мәйданчык эшләде. “Могҗизалы базар”га килүче һәркем үзе өчен кызыклы, файдалы нәрсәләр таба алды. Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәтүче себер татар бавырсагын уңган хуҗабикәләребез Алсу Симонова, Фәүрия Ниязова, Ләйсән Ниязова, Маһинур Тимербулатова, Римма Баганаева казанда пешереп, тамашачыларны сыйладылар. Аларга тубыллылар күп рәхмәт һәм мактау сүзләрен белдерделәр. Тубылда эшли башлаган “Ак калфак” оешмасы оештырган күргәзмәне дә тамашачылар кызыксынып карадылар. Монда Айсылу Юнусова, Фирдәвес Аитова, Данир Уразов күргәзмә буенча сорауларга җавап бирделәр. Тамашачылар миллли төсмерләргә бай булган “Могҗизалар базары”н бары уңай яктан гына бәяләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836