tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Муса әйткәнчә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин, бик каты авырып, бер күземне югалттым. Икенчесенә дә ике тапкыр операция булды. Шуңа күрә мин бу истәлегемне бик авырлык белән язам. Дөресен әйткәндә, дәфтәр сызыкларын да күрмим.

Мин Муса Җәлил белән 1942 елның азагында, 1943 елның башында, Берлиннан бер 70 километр ераклыктагы Вустрау дигән лагерьда очраштым. Кайсы айда икәне төгәл хәтердә юк. Шулай ук аның Вустрауга кайсы лагерьдан килүен дә белмим.

Вустрауга килгәндә, Мусаның йөзе ябык, өстендә чиста итеп юылган гимнастерка, чалбар һәм шинель иде. Без аны башта танымадык, ягъни кем икәнен белмәдек. Ләкин бәхетсезлек бик тиз аралаштыра бит, кем кайдан, кайсы өлкәдә туган, сугышка чаклы кайда хезмәт ит­кән – барысын да сорашасың. Шулай сорашып утырганда, ул үзенең татар язучысы Муса Җәлил икәнен белдерде. Минем Себердән, Себер татары икәнемне бел­гәч, бик якыннан таныштык. Ул Себер татарларының культурасы, гореф-гадәтләре турында бик кызыксына иде; аеруча Себер татарларының туй йолалары турында җентекләп сөйләргә куша иде.

Муса үзе безгә шигырьләрен укый. Барыннан да бигрәк, ул «Алтынчәч1» операсының язылып бетмәве өчен кайгыра иде. Сугыш беткәч, туган илгә исән-сау әйлә­неп кайтсак, шул операны язып бетерү турында сөйли иде. Үзенең сүзен ул сугышның озакка сузылуы, ләкин совет халкының һичшиксез җиңеп чыгачагына ышаныч белдереп төгәлли иде.

Без, бәхетсезлеккә юлыккан әсирләр, күп вакыт кай­гырышып, башларны түбән салындырып утырабыз. Бу коллыктан котылырга каршыбызда һичбер яктылык кү­ренми иде. Шундый чакларда Муса Җәлил, әсирләрнең күңелен ачу өчен, безнең баракка каяндыр килеп эләккән мандолинаны ала да татар һәм рус көйләрен чирттерә башлый. Ул акрын гына җырлап җибәрә, без дә аңа кушылып җырлый башлыйбыз һәм күңелдәге авыр тойгыларны таратып җибәрәбез.

1943 елның башында без Совет Армиясенең фронттагы уңышларын ишеттек. Безнең шатлыкның чиге юк иде, Муса да, шул шатлыктан рухланып, шигырь язды. Ул дусларның безне көрәш кырында көтүләре турында иде. Муса Җәлилнең шигырьләре күп иде, аны шуның өчен татар егетләре яраталар һәм аның чын патриот икәнлегенә берәү дә шикләнми иде.

1943 ел башында аны Берлинга җибәрделәр. Китәр алдыннан ул безгә болай диде:

– Кая гына барсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, нинди хәлдә, нинди тормышта гына булсагыз да Туган илегез, Ватаныгыз барлыгын онытмагыз, ул сезне көтә, тизрәк кайтып, көрәшчеләр сафына басарга тырышыгыз, Ватанга булышыгыз!

Дөресен әйтим, аның бу сүзләре миңа һәрвакыт юл­даш булды.

1943 елны безне, берничә татар егетен, Познань шәһәренә эшләргә җибәрделәр. Без килгән заводта барлык эшчеләр дә поляклар иде. Килүгә без поляк эшчеләре белән дуслык урнаштыра башладык. Без аларга Россия­дәге тормыш турында сөйлибез, тиздән Совет Армиясе­нең поляк җиренә килеп җитәчәген, Варшаваны, Познаньны азат итәчәген төшендерәбез. Поляклар безгә төрлечә ярдәм итәләр иде.

Заводны саклаучылар арасында Александр Фидлер исемле бер охранник бар иде. Ул русчаны бик яхшы сөйли иде, әйтүенә караганда, аның әтисе немец, әнисе рус. Мин бу кеше белән бик дуслаштым. Ул һәр көнне Мәскәү радиосын тыңлый һәм барлык яңалыкларны миңа сөйли, мин ул хәбәрләрне үзебезнең иптәшләргә җиткерә идем.

Ләкин бу дуслык озакка бармады. Берлинда Муса Җәлилне кулга алып ябулары турында хәбәр килде. Берлиннан эмигрантлар килеп бездән дә сорау алдылар. Хәтта поляклар белән сөйләшергә дә рөхсәт итми баш­ладылар. Шул шартларда мин Фидлердан безгә качарга ярдәм итүен үтендем. Ул риза булды һәм без (Латыйпов Садыйк, Шәмсиев Хатип, Тахтамиров Пётр) качарга әзерләнә башладык.

Качу өчен безнең дүртебезгә дә удостоверение кирәк иде. Аны ясавы авыр түгел, әмма басар өчен машинка кирәк. Ә алар складта саклана. Күп йөри торгач, поляклар ярдәме белән ачкыч эшләтеп алдык һәм мине бер төнгә складка бикләделәр. Мин машинкада дүрт удостоверение әзерләдем.

Завод удостоверениесе белән без Фидлер белән бергә Познаньнан Лодзь шәһәренә таба качтык. Берничә көннән соң поляк партизаннарына килеп кушылдык...

___________________

1 Иптәш Аникин «Илдар» либреттосы белән бутый булса, кирәк. Муса үзенең фронттан язган хатында «Илдар» драматик поэма ту­рында борчыла иде: «Бик кызганыч, мин «Илдар»ның соңгы җырын яза алмадым. Гомумән, мин хәзер «Илдар»ны яңача эшләр идем. Хәрби белемем һәм тәҗрибәм башка хәзер» (17.1Х.41) дип яза ул. Әсирлектә дә Муса шул әсәренең эшләнеп бетмәве өчен кайгырган булырга кирәк. Г. К.

Сәлим АНИКИН.

Чыганак: «Муса турында истәлекләр». Төзүче һәм әдәби эшкәртүче Гази Кашшаф. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964. – 144-146 б.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836