#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәренә лаеклы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-6Укытучы… Кем соң ул? Үз хезмәте белән канәгатьләнеп, күңел чаткылары сибеп укучыларына аң-белем бирүчеме, әллә бала күңеленә сафлык орлыклары салучы оста тәрбиячеме? Әлбәттә, алдагы фикерләр барсы да укытучыга килешле һәм, өстәп әйткәндә, укытучы кеше – яратып сайлаган һөнәренә тугры калып бала күңеленә рәхимлелек салган үрнәккә лаеклы тынгысыз җан ул. Шундый затлар арасында укытучы исемен югары күтәрүчеләр рәтендә үрнәк булган, яратып сайлаган һөнәрен һәрвакыт иҗади алымнар белән баетып, эшен кызыклы һәм файдалы эзләнүләр белән тулыландырып һаман яңа үрләргә омтылучы Рәмзия Такыйулла кызы Усманова да бар.

Хөрмәткә лаеклы укытучы инде 35 елдан артык гомерен мәктәпкә, балалар укытуга багышлый. Укучыларының күңелләренә тиешле ачкыч таба белгән, ата-аналары белән фикердәшләр булып уку процессын җиңеләйтү өчен төрле алымнар кулланып эшләгән остаз тумышы белән Төмән районының Индрәй авылыннан. Кечкенәдән укытучылык эшенә күңел салган яшүсмер мәктәптән соң Төмән шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, РОНО юлламасы буенча Зырянское мәктәп-интернатында эшли, ә 2 елдан соң Индрәй мәктәбенә күчеп, бу көннәргәчә эшен туган авылында уңышлы дәвам итә. Кеше белән уртак тел таба алган, яраткан хезмәтен тырышлык белән башкарган зирәк һәм җитди укытучы тиз арада коллегалары, ата-аналар арасында лаеклы урын били. Дәресләрендә һәрвакыт дидактик материаллар кулланып, балаларны кызыксындырып, авыр темаларны кат-кат аңлатып, укучыларының хәленә керә белгән укытучы апалары үз вакытын кызганмый, хәтта балаларның әти-әниләрен дә катлаулы уку процессына катнаштырырга онытмый. Төрле мавыктыргыч үрнәк-мисаллар белән нигезләнгән тәрбияви эше дә, әлбәттә, өзелми, бер элемтәдә бара. Уку барышы белән беррәттән Рәмзия Такыйулла кызының иҗади эше дә бик уңышлы бара. Аның күркәм нәтиҗәләрен укучыларының мәктәп, район, өлкә, хәтта Россия күләмендә үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә, олимпиадаларда, төрле юнәлештәге бәйгеләрдә яулаган югары урыннары раслыйлар. Шулай ук ел саен өлкә күләмендә үткәрелеп торган “Таң йолдызы”, нәфис сүз буенча конкурсларда аның укучылары актив катнашып, беренче урыннар һәм лауреат исемнәрен дә яулыйлар. Рәмзия апа, укытучы буларак, үзенең белемен үстерергә дә онытмый. Район, өлкә күләмендә үткәрелгән төрле семинарларда, квалификация күтәрү курсларында, укытучыларның методик берләшмәләрендә актив катнаша, тәҗрибә туплый, район мәктәпләрендәге коллегалары белән элемтәдә тора. Башлаган эшен тиешенчә урынына җиткереп эшләгән белемле укытучыны туган мәктәбендә яшь укытучыларның остазы итеп билгелиләр. Еллар буе туплаган белемен ул яшь педагоглар белән уртаклаша, яңа методик алымнар белән таныштыра, дәресләре кызыклы үтсен өчен заманча техник кулланмалар белән эшләргә өнди һ.б. Шунысы куанычлы – яшьләр арасында үзенең укучылары да бар. Шуннан эшчән, тәҗрибәле, коллективта абруйлы Рәмзия апа Усмановага коллегалары мәктәптә башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул бу вазифасын да сынатмый. Укытучылар белән бергә 8 ел буена заманча атлап, эзләнеп, методик берләшмә алдына куелган максатларга ирешә баралар. Дәрәҗәле укытучы апаның җаваплы һәм катлаулы һөнәренә, иҗади карашына, тәрбияви максатларын намус белән башкаруына, фидакарь эшенә тиешенчә зур бәя биреп мәктәп администрациясе, поселок башлыгы Р.Н.Хөснуллин, өлкә Думасы депутаты А.В.Крупин, ТОГИРРОның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә укытучыга бүләкнең иң зурысы, әлбәттә, иртә белән класска керүгә: “Исәнмесез, Рәмзия апа!” - дип ышанычлы караш белән караган яраткан укучыларының елмаюлы сәламләве.

Зәкия СӘИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836