#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әниемне сагынып

последние и лучшие новости искусства в мире

Әби-бабаларыбыз гомер кичергән Себернең иң матур шәһәре – Тубылда туып-үстем. Атаклы 15нче татар мәктәбен тәмамладым. Укучыларның иң якын кешеләренә әверелгән мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Камал Мәҗит улы Моратов, завуч Җәзилә Әмир кызы Массагутова, класс җитәкчебез Галия Гафият кызы Шихова әле безнең хәтеребездә. Инде үзем дә 4 оныгымның яраткан әбиләре булсам да, балачагымны, кадерле әнием Зарифа Үркенетдин кызын якты хисләр белән искә алам. Ул Тубылтора авылында, 9 балалы гаиләдә туып-үсә.

Бөек Ватан сугышы башланганда әтисен хезмәт армиясенә җибәрәләр, ә абыйлары Шәрәфетдин, Сираҗетдин сугышка китеп кире әйләнеп кайтмыйлар. Батырларча һәлак булганнары турында кайгылы хәбәрне почта ташучы аларның йортына да китерә. Сугыш чорында үскән әнием ачлыкның да, җитешсезлекнең дә нәрсә икәнен балачактан белеп үсә. Әниемнең әнисе - Сәхипҗамалның урак урганын, печән чапканын, таң атып көн кунганчы хезмәт иткәнен күрә ул. Кызганычка, укырга, белем алырга мөмкинлеге булмый аның. Изге күңелле, кадерле әнием мәктәпне тәмамлап, әтием Туктасын Кадыйр улына тормышка чыга. Иртә ялгыз кала. Фаҗигале рәвештә тормыш иптәшен югалта, кулында калган мәктәп яшьтәге кызы, ягъни мин ярты ятим булып үсәм. Үскән вакытны әниемнең зарланганын ишеткәнем булмады. Ир кеше эшли торган бөтен хезмәтне без икәүләп башкардык. Утын әзерләү, бакча эшләре - иң җиңелләре. Шәһәрнең татар бистәсендә бура алып, аны туганнар ярдәме белән төзүләребез хәтеремдә. Үзебезнең өебезгә кереп, шатлыклы хисләр кичергән мизгелләр дә онытылмый. Әнием йорт алдын читәнләргә чыга, минем мәктәптә укыган еллар бу. Көрәк, балта тотып мин дә аңа ярдәм итәм. Өй хезмәтеннән башка әнием тегү фабрикасында эшләде. Ничек кенә өлгерде икән ул? Хәзер ”Әниемнең йомшак куллары” дигән җыр яңгыраса, аның чыдамлы, каты, җыерчыклы куллары исемә килә. Ә нур чәчкәндәй җылы күз карашын бүген дә күңелемдә тоям. Авыр эштән курыкмаска өйрәнгәч, мин мәктәптә укыган вакытларны, каникулда, аның янында эшләдем. Бу иң авыр еллар булса да, алар бәхетле еллар иде. Хезмәт хакын алып, әнигә булышлык күрсәтә алганыңны күреп, дулкынланып, канатланып кайтулар...

Тормышта әнием күрсәткән үрнәк, аның яшь чаклары, бөтен эшне тырышып, намус белән башкарган хезмәт юлы миңа маяк булды. Мин һөнәрле дә, түземле дә була алдым. Үзем күп еллар почта бүлегендә эшлим, Россия Федерациясенең Мактаулы почта хезмәткәре исеменә лаек булганыма әнием дә шатланыр, горурланыр иде. Гаиләмдә тормыш иптәшемнең, кызларымның яраткан, якын кешесе, киңәшчеләре дә була алганыма сөенеп, әнием биргән тәрбиягә шатланып, аның рухына теләкләр теләп яшим.

Нурия ВАФЕЕВА.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836