#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Очрашу кичәсенә чакырып

последние и лучшие новости искусства в мире

25-71981 елның 26 июнендә Вагай районы, Первомайский мәктәбендә урта белем алу турында кулыбызга аттестат алуга да 40 ел вакыт узган. Боровское авылында урман хуҗалыгы ябылганнан соң, балаларны төрле мәктәпләргә җибәрделәр. Индәр укучылары Черноково мәктәбендә укый башладылар, чөнки ул чакта аларның әти-әниләре Черноково урманчылыгында эшләделәр. Ә кайберләрен Первомайский мәктәбенә күчерделәр. Без 7 “а” класста укуны дәвам иттек. Ул чакта мәктәп директоры булып С.Кожаев эшли иде.

Без күп идек, 70кә якын укучы интернатта яшәдек. Шимбә көннәрендә өйгә кайтып йөрдек. Кем ничек - кемгә бәхет елмайса, алар техникада, ә күп очракта җәяү йөрдек. Кайчагында Первомайский урман хуҗалыгы балаларны йөртү өчен ике автобус бүлеп бирде. Тырышып укыдык, күңелле яшәдек. Әле дә кайгыртучан Зоя һәм Оля апаларны яхшы хәтерлим. Тәрбиячеләребез Людмила Сухоногова, Елена Малькова, Рәсимә Алкина (Бабшанова) безгә ата-аналарыбызны алыштырдылар. Безнең белән төрле кызыклы чаралар үткәрделәр, өй эшләрен әзерләргә булыштылар.

Мәктәп укытучылары һәркемебез күңелендә онытылмаслык эз калдырдылар. Завуч вазифасын башкарган Г.Ахина кырыс, әмма гадел һәм объектив булып истә калды. 10 сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчесе булган, алгебра дәресләрен укыткан Гөлсафа Әбушахминаны без әлегә кадәр яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ныклы белем биргән башка укытучыларга да без бик рәхмәтле. Физика укытучысы Н.Яркованың дәресләре ошады, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Балинаның эчтәлекле һәм кызыклы дәресләре әле дә исебездә. Укытучыларыбыз И.Палаев, Ф.Гайсин, Е.Козлованы һәм башкаларны бик хөрмәт иттек. Барлык укытучылар да безнең өчен үрнәк булдылар. Алар безнең өчен күңелле бәйрәмнәр - Көзге бал, Яңа ел, Язгы бал, 8 Март бәйрәме кебек кызыклы чаралар уздырдылар. Мәктәптә җыр һәм строй смотрлары, 23 февральгә «Аҗаган» уены уздырылды. Мәктәп еллары ничек тиз үтеп китте?!

Кулыбызга таныклык алып, олы тормыш юлына аяк басып, Төмән өлкәсе шәһәрләре буйлап таралыштык. Сыйныфташларым төрле уку йортларына укырга кереп, кирәкле белгечлек алып чыктылар. Аннары төрле тармакларда хезмәт итеп, җәмгыять өчен кирәкле кешеләр булдылар. Хәзер һәркемебезнең гаиләләре, балалары, оныклары бар. Күбебез инде лаеклы ялда, кайберләребез эшләүләрен дәвам итәләр. Безнең сыйныф бердәм, актив иде, әлегә кадәр элемтәне өзмибез, аралашып, игелекле укытучыларыбызны, тәрбиячеләрне еш искә алабыз. Без аларга яхшы тәрбия һәм белем биргәннәре өчен бик рәхмәтле. Кызганычка каршы, аларның кайбересе бакыйга күчкәннәр, алардан да балачактагы шаярулар, тыңламауларыбыз өчен гафу үтенәсе килә.

Ә сыйныфташларыма нык сәламәтлек, иминлек, энергия, киләчәккә оптимистик караш телим. 2021 елның 26 июнендә, мәктәпне тәмамлауның 40 еллыгында, барыбыз да бәйрәм өстәле артында очрашырбыз дип өметләнәм.

Тания ӘЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836