#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Онытылмас очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен традиция буенча, февральнең беренче якшәмбесендә чыгарылыш сыйныф укучыларына Аслана урта мәктәбе ишекләрен киң ача. Бу көнне әлеге очрашу кунакларга ваемсыз яшьлеккә кире кайту мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәрберсенең йөзендә шатлык чагыла, чөнки арада күп еллар күрешмәгәннәр дә була.

Бу очрашуга да мәктәп коллективы ныклап әзерләнде. Бигрәк тә «Алар Ватанны саклыйлар» стенды янында кеше күп булды. Шулай ук алар актлар залында 1973 елдан башлап һәр чыгарылыш класска багышланып ясалган стена газеталарын зур кызыксыну белән карадылар.

Кич гадәти булмаганча башланды. Авыл ветераннар советы оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова «Туган йортның җылысы» хәйрия акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Бу акцияне оештыручылар социаль челтәрләрдә үткәрде, аның нәтиҗәсе таң калдырды. 170 битараф булмаган гаилә игелекле акциягә кушылды, шул рәвешле мобилизацияләнгән якташларыбызның күбесе туган йорт җылысының бер өлешен ала алды. Барлыгы йөз мең сум акча җыелган. Шуларның утыз меңе хәрби кирәк-ярак алу өчен акчалата тапшырылган, утыз меңгә азык-төлек сатып алынган. “Безнең егетләребез ышанычлы тыл барлыгын беләләр. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Шулай ук мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары да планлаштырабыз. Егетләребез аларны җиңү белән туган якка кайтуларын көткәнебезне белеп торсыннар”, - диде Зәйтүнә Мирхәлилова. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әлеге кичәдә авыл Думасы депутатлары армиядә хезмәт итүче солдатларның әти-әниләренә посылкалар тапшырдылар. Чарада матур концерт программасы оештыруда роле зур булган Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында Аслана мәктәбенең чыгарылыш укучылары да тора: Айдар Брызгалов, Айдар Калиев, Рәүф Садыйков, Рифат Тляков.

Очрашу кичәсе җылы, дустанә атмосферада узды. Укучылар һәм татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләренең һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Илдар Аллаяров белән Роберт Сабиров башкаруында «Алга, Россия!» дигән җыр яңгыраганда бөтен зал торып басты һәм аларга кушылып җырлады. Форсаттан файдаланып, без якташлар исеменнән һәркемне җылы каршы алулары өчен мәктәп коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез!”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836