#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытылмаслык кеше язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

51-3Мин олы яшьтәге апайларның тормыш юлы белән һәрвакыт кызыксына идем. Сатирә апай Корманова белән күп еллар аралашып яшәдем. Аның яшь чагы, хезмәт юлы иң авыр, кыен елларда үтте.

Сатирә апай 1924 елда Үләртеш авылында туган. Атасы Әптелбакый Корманов авыл мәчетендә мәзин булып эшләгән, азан әйткән, мәчетнең хуҗалык эшләрен алып барган. Картатасы да элек мәзин булган. Алар себернең борынгы озак яшәүчеләре нәселеннән. Өннәсе Тайфә мама 106 яшькә җитте.

Үз исендә иде, өй хезмәтләрен алып барды. Сабыр, тыйнак, изге җанлы себер хатыны булып исемдә саклана. Сатирә апайга сентябрь аенда 97 яшь тулды. Кормановлар гаиләсе түземле, тырышлыклары белән авылда зур хөрмәткә ия кешеләр. Сатирә апайның хәтерендә барлык башыннан үткән вакыйгалар нык сакланып калган. Кыскартып булса да аның тормыш юлын искәртеп китәм.

... 1930 елларгача авылда һәркем үз хуҗалыгы белән яшәде. Безнең дә бала чакта атлар, мал-туар, кошлар бар иде. Яңа власть безгә коточкыч куркыныч белән килде. Аклар белән кызыллар сугышы башланды. Авылда солдатларны өйләрдә урнаштырдылар. Ни өчен сугыш, кем ул аклар, кем кызыллар, рус телен яхшылап белмәгән халык аңлап та җитмәде. “Продотрядлар” өйдән-өйгә йөреп азык-төлекне җыйды. Коллективизация башланды, уртак колхоз төзелде. Барлык хайваннарны, хуҗалык әйберләрен колхозга җыеп алдылар. Дөньялар башкарды.

Беренче колхоз – “Яңа тормыш” оештырылды. Агачтан кечкенә ферма төзеп, җыелган сыерларны, атларны шунда урнаштырдылар. Репрессияләр башланды, авылдагы Рәхим мулланы алып киттеләр, ул кире кайтмады. Минем әткәмә мәзин булганы өчен “кара кәгазь” бирделәр, эшкә колхозга алмадылар. Мәчетнең коры стенасы калды, активистлар аен өстерәп төшерделәр. Иске фикер белән көрәш башланды. Бу яңалыклар авыл халкына коточкыч авырлыклар китерде. 1930-1934 елларны халык ачлык белән газап чикте.

Мин 1938 елны кыш үткәч, 14 яшем тулмаган иде әле, яңа колхозда эшли башладым. 1941 ел куркыныч су басу алып килде. Игеннәр, басулар, Иртеш буе татар авыллары су астында калдылар. Бер нәрсә дә үстерә алмадык. Хайваннарны Вагай районы, Янек авылына куып киттеләр. Без - яшьләр анда бер ел буе утын кистек.

Шул ук 1941 елда сугыш башланып китте. Егылганга – йодырык, дигәндәй, яшәү шартлары тагын да авырайды. Ир-атлар сугышка китте. Сугыш вакыт законнар кырыс иде. Һәр гаиләгә күтәрә алмаслык план салынды, кызың тормышка чыкса, аңа аерым план салына тагын. Ит, сөт, йомырка, тире һ.б. хөкүмәткә тапшырырга тиешсең. Кайдан табып түләргә? Һәр кеше баш ватты.

1941 елдан 1957 елга кадәр кече су килеп торды. Рус авыллары биек җирдә урнашкан, яннарында урман, кырлар. Аларның азыгы да, чикләвеге дә, җиләк-җимеше дә бар. Алар бай яшәде. Елга буендагы авылларның хәле мөшкел булды.

1941-1950 еллар кече колхозга төрле планнар салынды. Ул планнарны үтәп чыгу хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә йөкләнде.

Без Урман, Карачино, Первомайка авыларында утын кистек. Кыш көне, каты суыклар, кием-салым җитәрлек юк, тирән карны ерып йөрибез. Агачны кисә-кисә, җаннарың өзелгәндәй була. Кесәдә бер кисәк икмәк, аны карга уып ашап куясың, башка азык юк. Ә җәй көне агачларны елга буена ташып, салларга тезеп агызабыз. Кыен шартларга чыдый алмыйча кайтып китсәң, иртәгә приказ белән кире куалар. Җәяүләп, аркаңа бераз бәрәңге салып, шул ерак авылларга кире китәсең.

Колхозның балык тоту планын үтәү өчен Вагай районында Олы күлдә балык тоттык. Эш кызган вакыт тиз генә караңгы төшеп китә. Адашып китмәс өчен зур күлдә факел яндырып, югары күтәреп кычкырып алалар. Балыкны җыеп алганчы, төн уртасы да җитә.

Ул вакыт халык нык булган, авыру-сызлауны да белмәдек. Сүзсез генә 24 сәгать тә риза идек эшләргә. Өмет белән яшәдек, тизрәк сугыш бетсә, дөньялар рәхәтләнеп китәр дип.

Авылда су азайгач, иген үстерә башладык. Ул вакытта кыр эшләрендә механизация булмый. Үстергән, урган ашлыкны Абалак авылына ташыдык. Олы 70 килограммлык капчыкларга иген тутырып, зур “Наводник” көймәгә төяп, 4 хатын ишеп барабыз. Иртеш суында барганда төрле куркыныч хәлләр дә булды. Пароходлар белән дә очраштык, су астындагы комлыкка та утырып калдык. Иң авыры – җыю пунктына игенне ташу. Абалак авылы тау башында урнашкан, көймә белән якын килеп булмый. Тау астында озын уйсулык (низина). Авыр капчыкны йөкләп озын уйсулыкны үтәбез, тау астына җиткәч, югары тауга күтәрергә кирәк. Көч җитәр эш түгел, тагы җыю пунктына җиткерергә кирәк. Тубыл шәһәренә Корнилов өенә дә ташырга туры килде.

1950 елда кече колхозны зурайттылар. “Калинин” колхозы төзелде. Тубыл-Вагай арасындагы юлны рәтләү-киңәйтү башланды. Вагай районы чигеннән Маслау авылына кадәр юл эше безнең колхозга беркетелде. Арбачыкка төяп җирне, юлны киңәйттек, сазлыкларны җир ташып тондырдык, ныгыттык. Юлдан 5 чакрым киңлектә ачык юл ясап, барлык агачларны кисеп чыктык, талларны чаптык. Күперләргә шпал төзүдә Рәйхан җизни осталыгын күрсәтте.

Кече колхозда да сыер сауган идем, 1953 елдан яңа фермада 22-28 сыерны карадым. 1980 елда лаеклы ялга чыктым, озакламый яңа төзелгән “Ждановский” совхозы таркалды.

Сатирә Әптелбакый кызы легендар хезмәте өчен алты югары дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләгенә ия булды: “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәттәге уңышлары өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен”, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик хезмәт җиңүчесе”, “Хезмәт ветераны”.

Сатирә апай күпне күргән кеше. Замананың барлык баскычларын үтеп, хезмәт юлына сыйдырды. Җилкәсендәге авыр йөкләргә бөгелде, норманы 2 мәртәбә арттырып 1 гектар печән чапты, ләкин сынмады, себер хатыннарына хас булган корычтай чыдамлык аны саклап калды. Сатирә апайны тырыш хезмәте өчен авылда “колхозның тимер аты” дип атыйлар иде. Авыр елларда агач сукага җигелгән атларның да чыдый алмыйча эчләре өзелде. Бергә эшләгән хатын-кызларның, яшүсмерләрнең кайберләре Салехард, Ханты-Мансийск, Казахстанга киттеләр.

Сатирә апайның язмышы – себер халкының елъязмасында урын алырлык дип уйлыйм. Андый кешеләр күп түгелдер. Картлык көннәре бәхетле булды, Бибинур кызының гаиләсе белән, бала-чагалары, оныклары кадерендә яши. Изге җанлы, олы яшьтәге Сатирә апайга күңел тынычлыгы, иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык теләп калабыз.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836