#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Пышны”лар тагын лауреат

последние и лучшие новости искусства в мире

50-59 декабрь көнне Екатеринбург шәһәренең “Уралмаш” мәдәният сараенда беренче тапкыр “Шома бас” татар биюләрен башкаручылар ачык бәйгесе үтте. Анда өлкәбездән Төмән районының данлыклы “Пышны” ансамбле егетләре катнаштылар.

Алар “Себер егетләре биюе”н башкарып, 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә ия булдылар.

Бәйге Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары, өлкәдәге Татарстан Республикасы даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты, Свердловск өлкәсе татар Конгрессы тарафыннан оештырылып, милли мирасны баету һәм һөнәри осталыкны үстерү, татар халык биюләрен таныту, аларның иң яхшылары үрнәгендә эстетик тәрбия формалаштыру, иҗади коллективлар, җитәкчеләр арасында һөнәри һәм мәдәни элемтәне ныгыту максаты куелды.

- Бәйгедә РФнең 5 төбәгеннән 68 коллектив катнашты. Шуның 13ен генә гала концертка сайлап алдылар. Алар арасында без дә бар идек, - дип шатлыклары белән уртаклашты “Пышны” ансамбле әгъзасы Нияз Уразумбетов. – Безнең лауреат булуыбызны игълан иттеләр, шунда өлкәбез, себер татар халкы, күркәм яшебез (коллективыбызның уртача яше 59 яшь), ансамблебез, Муллашыбыз өчен горурлык хисләре туды. Тамашачылар басып алкышладылар. Башка биючеләр, жюри әгъзалары бәйгенең рухын күтәргәнгә рәхмәт белдерделәр.

Ансамблебезне гаилә ансамбле дияргә дә була. Бу юлы ике егетебез бара алмады, шуңа да кайнагамны чакырдык. Рәсемдәге Зиннур Бабшанов, Әнис Хәлидуллин, Равис Бабшанов, Җәгъфәр Касыймов, Рәшид Мадъяров, мин – Нияз Уразумбетов, Әнис Хәлидуллин алдан бик тырышып әзерләндек. Барлык эшләребезне калдырып, көненә 3-4 сәгать репетициядә булдык. Үз акчабызга билет алып, уңышлы барып та кайттык.

- Яңа киемнәр белән чыгыш ясагансыз, сезнең ансамбль, гомумән, төрле киемнәргә бай. Ярдәмчеләрегез бармы?

- Җәгъфәр абыйның 60 еллык юбилеенда чыгыш ясар өчен җыелышып, әзерләнә башладык. Шуннан соң Җәгъфәр абый авылыбызга килеп, безнең белән шөгыльләнергә керештек. Ул вакытта 4 гаилә идек. Аннары безгә башкалар да өстәлделәр. Өлкәнең төрле районнарында концертлар куйдык. Клубларда залларның арендасына, бензинга һәм башка кирәк-яракларга киткән акчадан калганын костюмнар тегүгә тота идек. Безнең кызларыбыз бик тырышлар, үзләре дә тегәләр, спонсорлар да табалар. Әлеге киемнәребез Италиягә барыр өчен тектерелгән иде.

55 яшендә вакытсыз дөньядан киткән Рушат Юсуповны бик юксынабыз. Ул ансамбльдә беренче көннән үк бик шатланып йөрде. Йөрәге авыртса да, концертларны калдырмый иде. Аның белән ерак төбәкләрдә федераль, авыл сабантуйларында, “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә булдык. Кырымга кадәр барып җиттек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын, - дип сөйләде Нияз Уразумбетов.

“Свердловск өлкәсенең шулкадәр зур үсешкә ирешкәнен күреп кайттык. Анда Гран при яулаган ансамбль биючеләренең осталыгына ис китәрлек. Күп танышлар табып, дуслашып, иҗади яктан тәҗрибә тупладык. Себер татарларының төйдереп биюе һәм такмаклар буенча мастер-класс та күрсәттек. Безнең бию хәрәкәтләре дә, телебез дә башкача булгангамы, чыгышларыбызны бик яраттылар”, - дип өстәде ансамбль җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов.

Тиз арада уңышларга ирешкән әлеге ансамбль һәркайда тамашачыны үзенә каратып тора. Аларның гаиләләре белән иҗат итүенә һәркем соклана, гаҗәпләнә. Муллашлылар әле тагын да яңа планнар корып, яңа идеяләр белән дәртләнеп яшиләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836