Сентябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
10 сентябрьдә Төмән районы, Каскара авылында Корбан бәйрәмен зурлап уздырдык. Бу корбанны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп барча мөэмин мөселман бәндәләренең саулык-сәламәтлеге өчен илләребезгә тынычлык теләп, ике дөнья рәхәтен ике дөнья бәхетен, ике дөнья дәрәҗәсен өмет итеп һәм дә бу дөньядан ахирәткә күчкән Өчтүбә-Астана-каен зыяратында ята торган олыларыбызның, Өчтүбә, Каскара, Каенавыл зыяратларында ята торган туганнарыбызның әрвахларын тынычлыкта һәм Аллаһының ризалыгында ятуларын өмет итеп чалдык.
Тантананы Әлфия Тимканова алып барды. Мәчет имамы Рамиль-Абдулла хәзрәт бәйрәмне Коръән сүрәләрен уку белән башлады. Аннары Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков халыкны зур бәйрәм белән котлап китте, изге теләкләр теләде. Мин тәбрикләгәч, хөрмәтле апабыз мүлинә Гөлсинә әбиебез Ниязова, Әлфия апа үзе мөнәҗәтләр көйләп алдылар. Кунакка килгән себер татарларының мөнәҗәтләр, бәетләр, җырларын җыеп, китап бастырган Луиза Сөрмәтова матур-моңлы тавышлары белән мөнәҗәтләр көйләп бүләк итте. Аннары Каскара халкыбыз ярата торган “Дуслык” ансамбле чыгыш ясады (җитәкчесе Фәрид Әскәров). Котлауларга Сания апа Шнуровская, Галиябану апа Насыйбуллина һәм башкалар кушылдылар.
Бәйрәмебез мәчетебезнең курасында үткәрелде. Озын-озын өстәл-эскәмияләрне Әлфия апа Тимканова биреп торды. Биш казан шулпа, бер казан пылау бигрәк тә тәмле итеп пешерелде. Өйлә намазында да ир-ат халкы күп булды.
Авылдашларның һәркайсысы шатланып, тырышып ярдәм иттеләр. Һәрбер өйдән акча бирделәр. Күп кешеләр үзләре пешереп күп ризыклар китергәннәр. Барысына да апам, ярдәмчебез Мәрҗәнә Булатова белән рәхмәт юллыйбыз. Аларның исемнәре: Йосыф Абдуллин гаиләсе, Рәчәп Шәрипов хатыны Вагизә, Мөдәррис Алеев хатыны Тәнзилә, Гарифулла Рәхмәтуллин хатыны Римма, Ришат Шакуров хатыны Гөлниса, Чәүдәт Ниязов хатыны Фәгыйлә, Сания Шнуровская, Нуртдин Абдуллин һәм башкалар. Һәркайсыгыз сау-сәламәт булып, бәхеттә, иман байлыгында яшәгез, теләгән теләкләрегез кабул булсын. Амин.
Хәммәт МИРХӘЙДАРОВ, Төмән районы, Каскара авылы.