#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышлыйм

последние и лучшие новости искусства в мире

Үткән 2020 елда татарның талантлы күп уллары һәм кызлары фани дөньядан бакыйга күчтеләр. Югалтулар кайда булса да җитәрлек булды, санап торасы да юк.

Шулар арасында Татарстанның халык шагыйрьләренең берсе Роберт Миңнуллин да үзе шикелле тыйнак, сабыр гына 27 мартта арабыздан китеп барды. Ул үзен шигъри юлларында Актаныш баласы, Сөн кошы дип атаган, ә “Туган җир” шигырен менә нинди сүзләр белән тәмамлаган:

“Әнкәм кебек берәү бит ул,
Әткәм кебек бер бит ул.

Мин кайтасы туфрак бит ул,

Мин ятасы җир бит ул!”

Ә хәзер инде үз туфрагына кайтып, үзе ятасы җирендә тыныч кына йоклыйдыр. Бу зур югалтуга минем әле дә ышанасы килми, йөрәгем һаман да сыкрый. Гомумән, шигърияткә, бигрәк тә Роберт иҗатына гашыйк кеше мин. Бу ярату Тукай, Җәлил, Такташ һ.б. шагыйрьләрне яратудан күчкәндер. Замана шагыйрьләреннән минем җаныма, йөрәгемә иң якыны Роберт Миңнуллин булды. Халык яраткан татар җырларының авторы, балалар дөньясына чумып, аларның күңелен, уен аңлаган; күренекле шәхесләр, дуслары турында бик төгәл итеп, кайчагында шаян сүзләр белән әйтә белгән язучы булганы өчен яраттым үзен. Минем максат: Роберт иҗатын анализлау түгел, ә аны җаны-тәне белән милләтенә хезмәт иткән, тормышны яратып татарның якты киләчәгенә зур өметләр баглаган, милләтнең яшәешенә, үсешенә өмет итеп, шул юлда зур өлеш керткән бөек кеше итеп, шул ук вакытта тыйнак, гади генә, яраткан әнисенең газиз улларының берсе булып яшәгән шәхес буларак искә алу бу.

Безнең себер якларына Робертның китаплары килеп тә җитми. Менә 2012 елда “Татарларым” исемле китабының дөнья күрүен ишеткәч, Казанга Флера Сәйфулинага бу китапны миңа алып килүен үтенеп шалтыраттым. Кибетләрдә тапмагач, Флера ханым Роберт Миңнулинның фатирына барып алган. “Мине анда да укыйлар микәнни?” дип, китабын бушлай биреп җибәргән. Авторга гына түгел, мине шул байлыкка ирештерүче Флера кызыма әле дә зур рәхмәтлемен. Күз карасы кебек саклыйм “Татарларым”ны, укыйм, шигырьләрен ятлыйм. Һәр шигырьгә фоторәсемнәре - үзе бер дөнья...

Китапка кереш сүзне дә Минтимер Шәймиев язган бит, монысы үзе ни тора! Мин намаз гамәлләрен башкарып алгач, Роберт Миңнуллинның рухына дога булып барсыннар дип, үз-үземә аның “Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез”, “Татар хатыннары”, “Якыная безгә иман”, “Туган телемә”, “Бәхетле булыгыз” һәм “Татарларым” поэмасын яттан сөйләп-сөйләп алам, ә уңае чыкканда дуслар арасында да, халык алдында да сөйләргә яратам.

Яшьрәк чагым булса иде, Казан якларына тагын барып, Роберт Миңнуллинның Кларасын, гаиләсен бер күреп килсәм, күңелем, бәлки, тынычлык табар иде. Телевизорда күрсәтсәләр, карап-карап туймый калам шул.

Язмамны йомгаклап, Робертның яткан урыны нурлы, туфрагы җиңел, җылы, җәннәт ишекләре аның өчен ачык булсын дигән теләктә калам. Минем теләкләргә себер шагыйрәсе Галия Абайдуллина да һәм башка себерлеләр дә кушылалар.

Әйе, Роберт Миңнуллин тормышы, эше күпләргә үрнәк, моңа бернинди икеләнүләр юк!

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836