#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

последние и лучшие новости искусства в мире

30-3Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты Асия Хәмит кызы Сәйфуллина 1948 елда туа. Сугыштан соң әти-әнисе Мурманск өлкәсенең Кандалакша шәһәрендә эшлиләр. Туган якка алар 1953 елда гына кайтып, Төмән шәһәрендә төпләнәләр. Асия Хәмит кызы биредә урта мәктәпне тәмамлап, Д.Менделеев исемендәге өлкә китапханәсенә эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул читтән торып Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә. Бу уку йортын бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлагач, югары белемне Чиләбе мәдәният институтында ала. Баш библиограф - туган якны өйрәнүче вазифасын башкарган белгечне 1978 елда мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

1991-2005 елларда Асия Хәмит кызы өлкә китапханәсе директоры урынбасары вазифасын башкара. Шул елларда ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Төмән шәһәр халык депутатлары советына сайлана, өлкә китапханәсенең профсоюз комитетын җитәкли, озак еллар Төмән өлкә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы президиумы әгъзасы булып тора. Асия Хәмит кызы “Төмән өлкәсе әдәбияты” туган якны өйрәнү библиографик әсбабын, “Безнең күренекле якташлар”, “Төмәнлеләр – Бөек Җиңү өчен” библиографик күрсәткечләрен төзү эшен җитәкли. Туган якны өйрәнү буенча каталог төзү эшенә зур өлеш керткәне өчен 1980 елда ул “Яхшы хезмәте өчен” дигән СССРның мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләнә. 1981 елда өлкә китапханәсе яңа бинага күчеп, “фәнни” статусы ала. Биредә яңа бүлекләр һәм үзәкләр эшли, китапханә тарихында тирән эз калдырган төрле чаралар уздырыла башлый. 1990 елларда өлкәдә милли мәдәнияткә игътибар арта.1995 елда өлкә фәнни китапханәсендә оештырылган “Исламның Себергә килүенә 600 ел” дигән күргәзмә өлкә конференциясенә хәтле үсә. Бу чарада Асия Хәмит кызы мәдәният өлкәсендәге иң авторитетлы, күренекле хезмәткәр буларак билгеләнә. 1996 елда аның тырышлыгы белән өлкә китапханәсендә милли бүлек ачыла. Һәм шунда “Сөләйманов укулары” өлкә конференциясе уздырыла башлый. 1993 елда мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Асия Хәмит кызына “РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Ә 1999 елда ул “Ватан каршындагы хезмәте өчен” 2 дәрәҗәдәге орденның медале белән бүләкләнә. 2004 елда намуслы хезмәте, өлкәдә китапханә эшенең үсешенә зур өлеш керткәне өчен Асия Хәмит кызы өлкә Думасының Мактау кәгазенә лаек була. 2014 елда Асия Хәмит кызы җитәкчелегендә “Себер татарлары” дигән библиографик күрсәткеч дөнья күрә.

Гөлнур ӘХМӘТОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836